Эчтәлеккә күчү

Гайсә пәйгамбәр

Мегавики проектыннан
Гайсә пәйгамбәр
арам. ישוע
Туган көне БЭК 6 елдан иртә түгел һәм елдан соң түгелБЭК 4
Туган җире
Вафат көне 7 апрель 30 яки 3 апрель 33
Вафат булган җире
Белеме
  • билгесез
Ватандашлык
Эшчәнлеге вәгыйз, Пәйгамбәр, балтачы, раввин, могҗизачы, дини лидер, дәвалаучы, мессия, вәгыйз, укытучы, дингә нигез салучы, каменщик
Әтисе Иосиф Обручник[d][3] яки Бог Отец[d][4]
Әнисе Изге Ана
Тормыш иптәше билгесез
Гайсә Мәсих. Новгород иконасы, 12 гасыр

Гайсә пәйгамбәр (Ислам динендә) яки Гайсә Мәсих (Христиан динендә) (грек. Ιησούς Χριστός, рус. Иисус Христос, лат. Iesus Christus) – Ислам динендә пәйгамбәр, христиан диннәрендә Тәңре hәм Ходайның улы дип саналучы шәхес.

Христиан дине буенча кеше гөнаһларын үзенә алган һәм алар өчен үлгән.

Ислам дине буенча Мөхәммәд (с.г.с.) кадәр булган пәйгамбәр. Дөнья бетүе алдыннан җиргә кайтырга тиеш.

Христианлыкта

Тау вәгазе, (Карл Блох, 1890)

Бәйрәм көне (Раштуа) — 25 декабрь- Католик Чиркәвендә, 8 январь - Православ Чиркәвендә.

Инҗил буенча 33 яшьлек Гайсә Мәсих Тау вәгазен әйтеп, христианлыкның төп нигезләрен тасвирлаган, халыкта зур дан казанган. Яһүд руханилары Гайсәнең популярлыгын күреп, аңа каршы көрәш итә башлаган. Гайсәнең бер укучысы казначы Яһүд Искариот (Иуда Искариот) Гайсәне яһүд руханиларына 30 көмеш тәңкәдә саткан. Гайсә Мәсих кулга алынган булган һәм Рим империясенең Яһүд виләяте прокураторы Понтий Пилат хөкеменә җибәрелгән. Понтий Пилат Гайсәне үтерүгә каршы булганга карамастан, Гайсәне җәзалап үтерүгә җибәрергә мәҗбүр булган.

Хөкем буенча Гайсә Мәсих Иерусалим янындагы Пеләш тауда тәрегә кадакланган булган, шуннан тәре - христианлыкның символына әверелгән.

Шулай ук карагыз