Эчтәлеккә күчү

Зәңгәр Нил

Мегавики проектыннан
Зәңгәр Нил
Площадь бассейна 325 000
Расход воды 1525,3
Карта местонахождения
Высота над уровнем моря 1786
Категория бассейна :Төркем:Зәңгәр Нил бассейны[d]
Изображение
Государство
Длина
  • 1783 ± 1
Континент Африка
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Зәңгәр Нил РУВИКИ.Медиада

Зәңгәр Нил ягъни Бар-әл-Азрак (гарәп. البحر الازرق‎ ягъни гарәп. النيل الأزرق‎, Ән-Нил-әл-Азрак[1]), Эфиопия территориясендә — Аббай (амх. ጥቁር አባይ, сүзгә сүз «кара») — Судан һәм Эфиопиядәге елга, Нилның уң кушылдыгы.

География

Зәңгәр Нил картада

Озынлыгы 1783 км[2]

Эфиопия таулыгындагы Тана күлендә башлана. Күлдән чыккан су гидроэлектростанцияле буа белән тәртипкә салынган. Зәңгәр Нил елгасы тамагыннан 580 чакрымга югарырак өлешендә суднолар йөри ала.

Югары агымы Эфиопия таулыгы өлешендә Аббай исемен йөртә. 500 км дәвамында 900-1200 метр тирәнлектәге каньон аша ага. Эфиопиядә изге елга дип исәпләнә, шунлыктан аңа икмәк һәм башка азык рәвешендә бүләк алып киләләр.

Судан территориясендә елга Бахр-әл-Азрак (гарәп. бахр — «диңгез» һәм азрак — «зәңгәр») исемен йөртә һәм биредә Росейрес шәһәре янында зур сусаклагыч төзелгән.

Хартум шәһәрендә Зәңгәр Нил Ак Нил белән кушылып Нил елгасын барлыкка китерә.

Яңгырлар чорында Зәңгәр Нилнең сулары Нилга агып төшкән гомуми су күләменең 60 %ын тәшкил итә, коры чорда елга нык саега. Түбәнге агымында ефәк басуларын сугару һәм су белән тәэмин итү өчен кулланыла. Яңгырлар чорында уртача су чыгымы 2350 м³/сек.

2011 елда елгада «Бөек Эфиопия Яңарыш быуасы» төзү башлана, ул 15 гидроагрегаттан тора. ГЭС егәрлеге 5250 МВт тәшкил итәчәк[3].

Искәрмәләр

  1. ↑ Инструкция по передаче на картах географических названий арабских стран. — М.: Наука, 1966. — С. 22.
  2. ↑ Brücken über den Nil in Khartoum/Sudan 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Dipl.-Ing. Gregor Gebert und Dr.-Ing. Andreas Reichelt, 2010, Seite 6, Auf: vsvi-mv.de (pdf; 14,2 MB)
  3. ↑ AFRICA 2013 выставка и конференция использования водных ресурсов и гидроэнергетики в Африке

Сылтамалар

  • Нил, река в Африке // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.