Зиннур Насыйбуллин
| Зиннур Насыйбуллин | |
|---|---|
| Тулы исеме | Зиннур Сәгыйдулла улы Насыйбуллин |
| Туган көне | 12 ноябрь 1937 (88 яшь) |
| Туган җире | ССРБ, РСФСР, БАССР, Нуриман районы, Кече Теңкәш |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Эшчәнлеге | журналист |
| Милләт | татар |
Зиннур Насыйбуллин (1937 елның 12 ноябре — 1986 елның 8 гыйнвары) — татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Ул 1937 елның 12 ноябрендә Башкортстанның Нуриман районы Кече Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Җиде сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләрдә эшли, 1956—1958 елларда әрмедә хезмәт итә. Әрмедән кайткач, Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районында киномеханик хезмәтендә була. 1964—1966 елларда Зиннур Насыйбуллин — Башкорт дәүләт университеты студенты. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, Башкортстанның район газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында редактор булып эшли. 1969 елдан бирле Зиннур Насыйбуллин — Казан радиокомитетында редактор хезмәтендә.
Зиннур Насыйбуллинның матбугатта беренче шигырьләре башкорт балалар журналы «Пионер» да дөнья күрә, аннары бүтән газета — журналларда («Һәнәк», «Чаян»), «Яшь көстәр», «Беренче карлыгачлар» (1969) шигъри цикллары басыла.
Шагыйрьнең сугыш вакытына туры килгән авыр балачак һәм яшьлек мәхәббәте темаларына багышланган лирик шигырьләре «Тәлгәш» исемле җыентыгына тупланган.
Зиннур Насыйбуллин 1986 елның 8 гыйнварында вафат була.
Сылтамалар
- Хаттатлар шигыре
- Зиннур Насыйбуллин шигырьләренә язылган җырлар
- Белем.ру 2016 елның 11 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 12 ноябрь көнне туганнар
- 1937 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Нуриман районында туганнар
- Казанда вафатлар
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Әлифба буенча журналистлар
- РУВИКИ:Рәсемнәрсез мәкаләләр
- Татар шагыйрьләре
- Татар журналистлары
- Башкортстан журналистлары
- Татарстан журналистлары
- Мөхәррирләр