Эчтәлеккә күчү

Есүгән

Мегавики проектыннан
Есүгән
Вафат көне XIII гасыр
Эшчәнлеге хан хатыны
Тормыш иптәше Çıñğız xan
Балалары Chawuer[d]
Милләт татар

Есүгән, Есүгән хатын — Чыңгызханның хатыны, татар.

Тәрҗемәи хәле

Есүгән — татар юлбашчысы Церен-эке кызы булган. Чыңгызхан аны 1202 елда татарларны җиңгәннән соң, табыш итеп ала.

Есүгән холкы буенча көнләшми торган һәм аның гаилә (туганлык) хисе нык үскән була. Зөфаф төнендә, Чыңгызханның үзенә яхшы каравына ышангач, ул иренә «Есуй  [ингл.] исемле чибәр өлкән апасы булуын һәм аның ханның хатыны булырга лаеклы икәнен» хәбәр итә. Эзләү нәтиҗәсендә, Есуйны урманнан табып, яшь иреннән аерып алып, хан янына алып киләләр, һәм Есуй ханның чираттагы (яшь) хатынына әйләнә. Өлкән апасын күргәч тә, Есүгән үз теләге белән хан хатыны буларак биләгән мактаулы урыныннан түбәнрәк дәрәҗәдәге урынга күчә. Бу акыллы адым Чыңгызханга бик ошаган.

Сылтамалар

  • Рене Груссе. «Чингисхан: покоритель вселенной». М.: «Молодая гвардия», 2002. ISBN 5-235-02559-8 [рус.]
  • Татарские сестры в гареме Чингихзана [рус.]
  • Weatherford, Jack. (2010). The Secret History of the Mongol Queens. Broadway Paperbacks, New York.