Эчтәлеккә күчү

Евгения Раданова

Мегавики проектыннан
Вид спорта конькобежный спорт[d] һәм Велосипед спорты
Род занятий вилаузышчы, кыска юлда тимераякта йөрүче, youth sports minister, сәясәтче
Участвовал(а) в Кышкы Олимпия уеннары 2006, Кышкы олимпия уеннары 2010, Кышкы Олимпия уеннары 2002, Җәйге Олимпия уеннары 2004, short track speed skating at the 2002 Winter Olympics – women's 500 metres[d], short track speed skating at the 2006 Winter Olympics – women's 500 metres[d] һәм short track speed skating at the 2002 Winter Olympics – women's 1500 metres[d]
Должность
6 август 2014 — 7 ноябрь 2014
Алдан килүче Mariana Georgieva[d]
Соңрак килүче Krasen Kralev[d]
Пол или гендер хатын-кыз
Дата рождения 4 ноябрь 1977(1977-11-04) (48 яшь)
Высота/рост 170
Спортивная дисциплина шорт-трек[d]
Гражданство
Место рождения

Евгения Николова Рданова (болг. Евгения Раданова Николова; 4 ноябрь 1977, София) — кышкы һәм җәйге Олимпия уеннарында катнашучы болгар спортчысы, иске дөнья рекордсмены һәм кышкы Олимпия уеннарында шорт-трек буенча призер.

Карьерасы

Софияда туган, фигуралы йөрү белән шөгелләнгән, Болгарияда беренчеләрдән булып шорт-трек белән шөгелләнгән. Алдан алып хәзерге көнгә кадәр тренеры — Иван Пандов. Милли спорт академиясен тәмамлаган.

Раданова озак вакыт 2001 елның 19 октябрдә шорт-трек буенча 500 м аралыкта (43,671 см) Калгарида куйган дөнья рекордына ия була[1]. 2002 елда Олимпия уеннарында беррәттән, 2006 елда да хатын-кызлар арасында шәхси дистанциядә шорт-трек буенча бердәнбер аурупа призеры була (2006 елда эстафетада Италия командасы өченче урынны били, ә 2002 елда Европадан башка призерлар булмый). Күп тапкыр Европа чемпионы (алтын медальләр саны буенча һәм медальләрнең гомуми саны буенча рекордчы), ике тапкыр дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Универсиада җиңүчесе. 2000/01 ел мизгелендә 500 м дистанцияда Дөнья кубогы йомгаклары буенча беренче була.

2008 елда дөнья чемпионтында финалга чыкмый.

2004 елда Афинадагы җәйге Олимпия уеннарында велосипедчыларның болгар командасы составына керә, ләкин медаль яулый алмый.

Халыкара конькида шуучылар берлеге документларында рәсми яшәү урыны дип София күрсәтелсә дә Раданова Италияда яши һәм күнегүләр үтә.

2010 елгы кышкы бөтендөнья хәрби-спорт уеннарында шорт-трек буенча катнаша, анда 1500 метрга узышта җиңүче була.

Дөнья Кубогы буенча урыннар

  • 1999 — 2
  • 2000 — 2
  • 2001 — 2
  • 2002 — 2
  • 2003 — 3
  • 2004 — 6
  • 2005 — 5
  • 2006 — 2

Искәрмәләр

  1. ↑ 9 февраля 2008 года в Солт-Лейк-Сити этот рекорд был побит китайской спортсменкой Ван Мэн, показавшей время 43,216 сек.

Сылтамалар