Дүләнә
| Дүләнә | |
|---|---|
| GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gri… |
| Международное научное название |
|
| Полученные награды | |
| Логотип РУВИКИ.Медиа Дүләнә РУВИКИ.Медиада | |
Дүләнә — розасыманнар гаиләлегенә кергән ак чәчкәле, сары яки кызыл җимешле, эре энәле куак үсемлек; шикәрлелеге 15-17 кг/га.
Элекке заманнарда ук бу куакны русларда «боярыня, боярка, боярышник» дип атап йөрткәннәр.
Әйтергә кирәк, бу исем бик хаклы рәвештә бирелгән, чөнки ул матур да,. гадәттән тыш файдалы да куак, җимешләре дә тәмле, үстерү өчен дә та лымсыз. Аның файдалы яклары безнең эраның беренче гасыр башында ук билгеле булган.
Безнең илдә дүләнәнең 70 кә якын төре үсә. Медицинада дүләнәне. төрле йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен кулланалар. Аның 1 җимешләрендә организм өчен кирәкле матдәләр комплексы гаҗәп уңай нисбәттә тупланган. Шунысы мөһим: озак кулланганда да бу матдәләр организмда җыелып тормый, вакытында чыгып китәләр. Шуңа күрә бу җимешләр олы яшьтәге кешеләр өчен бигрәк тә файдалы. Дүләнә җиешләрен ашагач, аларның арыган йөрәге көч ала һәм ныгый.
Дүләнә согы гомумчыныктыру үзлегенә ия. Сок ясау өчен, 0,5 кг җитлек кән җимешләрне иттарткыч аша уздыргач, ярты стакан су өстәп, болгата- болгата 40-45 градуска кадәр җылытырга. Сөзәргә һәм сыгарга. Бу сокны көненә 3 тапкыр 1 аш кашыгы күләмендә ашар алдыннан эчәргә кирәк.
Бу — ботаника буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
- ↑ Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 213. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Линней К. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 475.