Эчтәлеккә күчү

Дию пәрие

Мегавики проектыннан
Низами Гянджевиның «Махан сихерләнгән урманда» хикаясендә Дию сурәте.

Дию пәриләре — татар һәм башкорт мифологияләрендә иң түбән дәрәҗәле мифик затлар.

Казан татарлары мифлары буенча дию пәриләре җир астында, диңгез төбендә үз калаларында яшәгәннәр.

Җир өстендә алар күренмәү саләтенә ия булганнар, ә кешеләргә кеше кыяфәтендә генә күренгәннәр. Шулай итеп, чибәр кызга әйләнеп алар кешеләргә кияүгә чыга, яки өйләнә алганнар.

Шулай ук, алар кешеләрне төрле тәм- томнар белән сыйлаганнар, тик бу азыкны бисмилла белән капсаң, имеш, дию пәрие ризыгы ат тизәгенә әверелгән.

Кайбер мифлар буенча дию пәриләре ике төргә бүленә: дию һәм пәри.

Шулай ук карагыз

Чыганаклар

‏ de:Figuren in Tolkiens Welt#Elben