Эчтәлеккә күчү

Диксон

Мегавики проектыннан
шәһәр тибындагы бистә (1956 елдан)
Диксон
Байрак Герб
Байрак Герб
73°30′30″ с. ш. 80°31′28″ в. д.GЯO
Ил
Район Таймыр районы
Тарих һәм география
Нигез салына 1915
Мәйдан 118 км²
Мәркәз биеклеге 26
Халык саны
Халык саны 643 кеше
Санлы идентификатор
Телефон коды +7 39152
Почта индекслары 647340, 647341
dikson.narod.ru
Показать/скрыть карты

Диксон (рус. Диксон) — Россиянең Красноярск краенда шәһәр тибындагы бистә, Россиянең иң төньяк порты һәм Россиянең иң төньяк шәһәр тибындагы бистә.

Халык саны — 643 кеше.[2]

География

Диксон Котып аръягында, Дудинкадан 658 километр төньяк-көнчыгыштарак, Таймыр ярымутравының төньяк-көнбатыш кырыенда һәм бер үк исемле утрауда урнаша.

Кара диңгезендә диңгез порты. Аэропорт.

Май—августта бистәдә поляр көн, ә ноябрь—февральдә поляр төн була.

Климат

Диксон климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C −0,5 −1,3 −0,2 1,7 10,4 22,2 26,8 26,9 16,6 6,2 1,9 0,3 26,9
Уртача максимум, °C −23 −23 −20 −15 −6 2 7 7 3 −6 −16 −21 −9
Уртача температура, °C −25,4 −26 −23,9 −17,1 −8,1 0,2 4,6 4,8 1,5 −7,8 −17,9 −22,2 −11,4
Уртача минимум, °C −28 −28 −25 −21 −10 −1 3 4 0 −9 −20 −25 −13
Абсолют минимум, °C −46,2 −48,1 −44,1 −38 −28,8 −17,3 −3,4 −3,6 −12 −31,3 −42,8 −46,6 −48,1
Явым-төшем нормасы, мм 233
Чыганак: MSN WeatherThermo-Karelia

Тарих

Диксонның 50 еллыына багышланган почта маркасы

Диксон 1915 елда бер үк исемле утравында поляр станциясе буларак нигезләнә.

1942 елда «Адмирал Шеер» исемле алман корабы Диксонга десант төшерү максаты белән бистәгә һөҗүм итә һәм аны тупка тота.[3] Бик тиз уза торган сугыштан соң «Адмирал Шеер» чигенергә мәҗбүр була.

1956 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1957—2007 еллдарда — Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округының Диксон районы үзәге.

Халык

1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[2]
3 470 3 889 4 045 4 449 1 198 643

Милли состав (2002): руслар — 83,%, украиннар — 7,5%, белоруслар — 2,5%, татарлар — 1,0%.[9]

Икътисад

Диңгез порты.

Диксон тирәсендә — алтын, күмер һәм графит чыганаклары.

Топографик карталар

Искәрмәләр