Эчтәлеккә күчү

Гербер

Мегавики проектыннан

Гербер[1] — удмурт милли бәйрәме. Язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда (10-26 июнь аралыгында) уздырыла. Әүвәл авылларда, соңыннан Удмуртия республикасы күләмендә зур гербер уза.

Файл:Гербер.jpg
Кунаклар каршылау

Тарих

Файл:Гербер 1.jpg
Ботка пешерү
Файл:Гербер 2.jpg
Бүрәнә ыргыту
Файл:Гербер 3.jpg
Бәйрәм мәйданы

Бәйрәм тәртибе

Билгеләнгән көнне Герберда катнашучылар иртәнге якта өй борынча кереп йөриләр, сыйланалар, җырлар җырлыйлар. Көндезгә таба барысы да киң болынга җыелалар. Анда сәхнә көйләнгән, шулай ук итле ботка пешерү өчен казан асылган була. Җитәкчеләр бәйрәм белән котлыйлар, алдынгы авыл хезмәтчәннәрен бүләклиләр (2015 елда, мәсәлән, өр-яңа трактор да бирелә). Символик рәвештә булса да, дога кылу үткәрелә. Ботка ашала, удмурт милли эчемлеге кумышка (көмешкә) белән сыйланалар. Бәйрәмдә катнашучылар өчен концерт, конкурслар, спорт бәйгеләре (мәсәлән, бүрәнә ыргыту) оештырыла. Сәүдә рәтләре бик бай була. Халык кичкә хәтле ял итә. Удмурт чибәре «Чеберина-чеберай» сайлана.

Урыны

Һәр елны яңа урында үткәрелә.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. ↑ Удмуртча: геры – «сукá», бере - «соңыннан»
  2. ↑ Миннияхметова Т. Г. Календарные обряды закамских удмуртов. Ижевск, 2004. 64- биттә.
  3. ↑ Удмуртчадан: Гыро́н быдто́н - «сөрү тәмамлану»
  4. ↑ ТР мәдәният министрлыгы сайтында, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-06-22 
  5. ↑ Алёна Григорьева. Национальный праздник «Гербер» прошел в Сюмсинском районе Удмуртии. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2021. Архивировано 2 июнь 2017 года.