Галимбәк
| Галимбәк | |
|---|---|
| Идел Болгары хәкимнәре тамгасы (болгар руннары) Идел Болгары хәкимнәре тамгасы (болгар руннары) | |
| Тулы исеме | Галимбәк |
| Туган көне | XIV гасыр |
| Туган җире | Болгар шәһәре |
| Эшчәнлеге | сәясәтче, гаскәри |
| Милләт | болгар |
Галимбә́к' (ﻋﻪﻟﻳﻣﺒﻪﻙ , tat.lat. Ğalimbäk) (XIV гасыр) — мәшһүр болгар бәге.
Болгар шәһәреннән - Болгар әл-Җәдид шәһәренә
Күбесе тарихчылар буенча Галимбәк - соңгы Болгарда идарә иткән бәге, Улу-Мөхәммәд (беренче Казан ханы) Галимбәкне бәреп төшергәннән соң, Болгар Иле башкаласы Казанга күчергән. Шулай итеп Идел буе Болгары үзенең башкаласын үзгәртеп Казан ханлыгына әверелгән.
Галимбәктән соң яңа Татар Тарихының дәвере башланган - Казан ханлыгы чоры, яңа башкаласы белән - Болгар әл-Җәдид - Казан.
Риваятьләр
Галимбәк турындагы мәгълүматлар халык риваятьләрендә сакланган. 17-18 гасырлар татар тарихи әдәбиятында Галимбәк Болгарның соңгы идарәчесе Габдулла ханның улы дип белдерелә. Урта Азия хакиме Аксак Тимер гаскәрләре шәһәрне штурмлаганда атасы һәлак булгач, Галимбәк бертуганы Алтынбәк белән әсирлеккә эләгә; соңрак ярлыканып, аның азат ителүе хакында әйтелә. Шуннан соң, бер төрле мәгълүматлар буенча, Галимбәк Казан төбәгенә килеп чыга һәм анда шәһәргә нигез сала, башка мәгълүматлар буенча, Чирмешән елгасы буенда Бүләмәр (Балымер) дигән шәһәр кора.
Шулай ук карагыз
- Кубрат хан
- Котраг
- Идел буе Болгары
- Идел буе Болгары дәүләте төзелү
- Идел буе Болгары шәһәрләре
- Идел Болгары тышкы элемтәләре
- Böyek Bolğar ile
- Bolğar bizäleş sänğäte
- Bolğar çigä asılması
- Bolğar
- Ağa bazar
- Bolğar-Rus kileşüläre
- İdel buyı Bolğar däwläte
- İdel Bolğarı ictimaği-säyäsi tözeleşe
Әдәбият
- Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989; Усманов М.А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. Казан, 1972.
Тышкы сылтамалар
- Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
- Татар иле 2016 елның 5 март көнендә архивланган.