Гайана
|
Байрак
| |
| Шигарь | One People, One Nation, One Destiny |
|---|---|
| Башкала | Җорҗтаун |
| Халык саны | 777 859 (2017) |
| Нигезләнгән | 1966 |
| Сәгать кушагы | UTC−04:00 |
| Рәсми тел | инглиз теле |
| География | |
| Мәйдан | 214,970 км² |
| Координатлар | 5.73333°N 59.31667°W |
| Дәүләт башлыгы | Али, Ирфаан |
| Хөкүмәт башлыгы | Филлипс, Марк (политик) |
| Икътисад | |
| Акча берәмлеге | Гаяна дуллыры |
| Эшсезлек дәрәҗәсе | 11% (2014)[1] |
| КПҮИ | 0.714 (2021)[2] |
| Башка мәгълүмат | |
| Ярдәм телефоннары | |
| Автомобил хәрәкәте ягы | сул[3] |
| Телефон коды | +592 |
| ISO 3166-1 коды | GY |
| ХОК коды | GUY |
| Интернет домены | .gy |
Гайа́на (ингл. Guyana) – Көньяк Американың төньяк-көнчыгышын ярында урнашкан дәүләт. Төньяктан Атлантик океан сулары белән юыла, көнбатышта Венесуэла белән, көньякта Бразилия белән, көнчыгышта Суринам белән чиктәш.

Сәяси корылыш
Республика. Дәүләт башлыгы – президент. Парламент сайлауларында җиңеп чыккан партиянең лидеры президент була, президент сроклары саны чикләнмәгән. 1999 елдан башлап президент – Бхарат Джагдео.
Парламент – бер палаталы Дәүләт Мәҗлесе, биш елга сайланып куелучы 65 депутаттан тора.
Халык
Халык саны – 770 мең (2009 елның июль ае бәяләмәсе).
Халыкның 90 %ка якыны диңгез буе районнарында яши.
Еллык халык артуы – 0,2 %.
Туулар – 1000 кешегә 17,6.
Үлүләр – 1000 кешегә 8,3.
Эмиграция – 1000 кешегә 7,4.
Уртача гомер озынлыгы – 66,7 ел.
43,5 % – һиндстанлылар, 30,2 % – негрлар, 16,7 % – катнаш раса (метислар һәм мулатлар), 9,1 % – индеецлар, 0,4 % – башкалар (2002 елгы халык саны исәбе буенча).
Телләр: инглиз теле, индеец телләре, креол теле, кариб хиндустаниы (хинди диалекты), урду.
Диннәр
2012 елда халыкның 63 % ы христианнар, 25 % ы Һинд дине тарафдарлары, 7 % ы мөселманнар булган[4].
Икътисад
Табигый ресурслар: бокситлар, алтын, алмазлар, агач, креветкалар, балык.
ТМП буенча Гайана Кариб диңгезе бассейны илләре арасында соңгы урында тора.
Искәрмәләр
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ https://hdr.undp.org/data-center/human-development-index#/indicies/HDI; Отчёт о развитии человечества; дата публикации: 2022.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.
- ↑ Wayback Machine. web.archive.org (11 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 август 2019. Архивировано 11 гыйнвар 2017 года.