Газзә
Күренеш
| Торак пункт | |||
| Газзә | |||
|---|---|---|---|
| | |||
|
|||
| 31°31′00″ с. ш. 34°27′00″ в. д.GЯO | |||
| Ил | |||
| Тарих һәм география | |||
| Мәйдан | 45 км² | ||
| Мәркәз биеклеге | 30 | ||
| Сәгать кушагы | UTC+02:00 һәм UTC+03:00 | ||
| Халык саны | |||
| Халык саны | 409 680 кеше | ||
| Милли состав | гарәпләр | ||
| gaza-city.org | |||
|
|
|||
Газзә (гарәп. غزة, яһүд. עזה) — Фәлистыйн автономиясенең Газзә секторында урнашкан шәһәр. Халык саны якынча 410 мең кеше. Фәлистыйн автономиясенең халык саны буенча иң эре шәһәре.

Тарих
Шәһәрнең 5 мең еллык тарихы бар. Б.э.к. XII гасырда шәһәрне Крит утравыннан килгән борынгы фәлистыйнлы халкы яулап ала.
- Б.э.к. 332 елда шәһәр Александр Македонский тарафыннан яулап алына һәм тора-бара эллинлаша. Соңрак шәһәр римлылар, аннары византиялеләр кулына төшә.
- VII гасырның беренче яртысында Газзә барлык Фәлистыйн территориясе белән бергә Ислам хәлифәлеге составына керә.
- 1517 елда шәһәрне Госманлы дәүләте падишаһы Сәлим I яулап ала.
- 1798 елда шәһәр Наполеон Бонапарт кулына төшә. Озак үтми ул кире төрекләр идарәсе астына кайта.
- 1832 елда аны Мисыр яулап ала һәм сигез ел дәвамында шәһәр алар кулында була (1841-1917 яңадан төрекләр идарәсе астында).
- 1917 елда инглизләр төрекләрне Газзә өчен сугышта җиңгәннән соң шәһәр Бөекбританиянең Фәлистыйн мандатына кертелә. 1947-1949 еллардагы гарәп-яһүди сугышы дәвамында Газзә территорияләрен Мисыр яулап ала.
- 1967 елда Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә шәһәр Исраил тарафыннан тартып алына һәм әлегәчә аларның кулында кала бирә.
Кардәш шәһәрләр
Барселона (исп. Barcelona), Испания
Дюнкерк (фр. Dunkerque), Франция
Турин (итал. Torino), Италия
Кашкайш (порт. Cascais), Португалия
Агадир (гарәп. غادير), Марокко
Тромсө (норв. Tromsø), Норвегия
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.