Габбәс I
| Габбәс I | |
|---|---|
| фар. شاه عباس صفوی | |
| | |
| Туган көне | 27 гыйнвар 1571 |
| Туган җире | |
| Вафат көне | 19 гыйнвар 1629[1][2] (57 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | сәясәтче, монарх |
| Әтисе | Мухаммад Худабенде[d] |
| Әнисе | Махди Улья[d] |
| Тормыш иптәше | Q23621894? һәм Q43512038? |
| Балалары | Мухаммад Бакер Мирза[d] һәм Soltan Mohammad Mirza[d] |
Габбәс I (фар. شاه عَباس بُزُرگ; азәри. I Abbas Səfəvi, (27 гыйнвар 1571, Һәрат — 19 гыйнвар 1629, Казвин) — Иран шаһы (1587—1629), гаскәрбашы. Сәфәвиләр династиясеннән. Габбәс I үз хакимлекнең беренче елларныда ук дәүләттәге эчке таркаулыкка чик куеп, үзәкләшкән дәүләт төзүгә керешкән; мөнтәзәм гаскәр төзеп, Азәрбайҗан һәм Хөрәсән (1598), Бәхрәйн (1602), Кандаһар (1621), Хөрмүз утравын (1622) һәм Гыйракны (1623) үзенә буйсындырган. Габбәс I дәверендә Сәфәвиләр дәүләте башкаласы Казвиннан Исфаханга күчерелгән (1598), яңа шәһәрләр, юллар, күперләр, кәрвансарайлар, кирмәннәр төзелгән, күпләп каналлар салынган. Габбәс I Бохара ханлыгы, Рәсәй, Англия, Аустрия, Испания, Нидерланд һәм башка дәүләтләр белән сәүдә һәм сәяси мөнәсәбәтләр урнаштырган. Габбәс I дәверендә Иран көчле үзәкләшкән дәүләткә әйләнгән. Иранда аны «бөек» дип ихтирам итәләр.
Искәрмәләр
- ↑ Abbas (Abbas I.) // Брокгауз энциклопедиясе (нем.) / Hrsg.: Библиографический институт и Ф. А. Брокгауз АГ, Wissen Media Verlag
- ↑ Veliki Abas I. // Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija (хорв.) — 2009.