Эчтәлеккә күчү

Вольтер

Мегавики проектыннан
фр. Voltaire
Гражданство
Отец François d'Arouet[d]
Имя при рождении фр. François-Marie Arouet
Место погребения
Псевдоним Voltaire һәм Bénédictin[3]
Область деятельности фәлсәфә
Пол или гендер ир-ат[4]
Место смерти
Оказали влияние Блез Паскаль, Марк Туллий Цицерон, Лукиан[d], Пьер Бейль[d], Ибн Туфайль[d], Николя Мальбранш[d], Сент-Джон, Генри, 1-й виконт Болингброк[d], Zärdöşt, Конфуций, Мигель де Сервантес, Уильям Шекспир, Жан Расин[d], Әфләтүн, Джон Локк һәм Исаак Ньютон
Род занятий фәлсәфәче, шагыйрь, тарихчы, эссече, драматург, автобиограф, көндәлек авторы, шагыйрь-адвокат, писатель научной фантастики, инсиклапидис, корреспондент, сәясәт белгече, язучы
Родной язык француз теле
Язык письменных произведений француз теле
Школа (движение) свободомыслие[d], Мәгърифәтчелек һәм деизм
Место рождения
Изображение
Жанр Роман
Полученные награды
Участник организации или коллектива Лондон корольлеге җәмгыяте[d][7], Французская академия[d], Пруссия фәннәр академиясе[d][8], Россия Фәннәр академиясе[9], Королевская академия словесности, истории и антиквариата[d][10], масонство[d][11] һәм Академия делла Круска[d]
Дата рождения 21 ноябрь 1694(1694-11-21)[12][13][…]
Дата смерти 30 май 1778(1778-05-30)[5][14][…] (83 яшь)
Внебрачный партнёр Эмили дю Шатле[d]
Изображение памятной доски
Собрание работ Миннеаполис сәнгать музее[d], АКШ Милли сәнгать галереясе[d] һәм Виктория һәм Альберт Музее
Должность
1744 — 1750
Алдан килүче Шёпфлин, Иоганн Даниил[d]
Соңрак килүче Шарль Пино Дюкло[d]
2 май 1746 — 30 май 1778
Алдан килүче Jean Bouhier[d]
Соңрак килүче Жан Франсуа Дюси[d]
Мать Marguerite d'Aumard[d]
Учебное заведение
Подпись
Шаблон автора на Викискладе Voltaire
Логотип РУВИКИ.Медиа Вольтер РУВИКИ.Медиада

Вольте́р (фр. Voltaire), тугач бирелгән исеме Франсуа-Мари Аруэ(фр. François Marie Arouet) — француз язучысы, шагыйрь, публицист, XVIII гасырның иң күренекле фәлсәфәче-мәгърифәтчеләрнең берсе, хокук яклаучы.

Тәрҗемәи хәле

Франсуа-Мари Аруэ Париж шәһәрендә дәүләт эшлеклесе гаиләсендә туа. Иезуит көллиятендә белем ала, аристократлар сарайларында шагыйрь булып акча эшли башлый. Яшьли иҗтимагый проблемалар белән кызыксына, сәяси хәрәкәттә катнаша.

Филипп II һәм аның кызына багышланган сатирик шигырьләре өчен Бастилиягә эләгә. Бер дворян белән чыккан низаг аркасында янә төрмәгә эләгә, аннан соң Англиягә китә. Биредә ул өч ел дәвамында илнең дәүләт төзелешен, фәнен, фәлсәфәсен һәм әдәбиятын өйрәнә.

Гомеренең күп өлешен Вольтер Аурупаның төрле илләрендә үткәрә. Англиядәдән тыш ул Швейцариядә, Пруссиядә яши, тормышының соңгы елында гына Франциягә кайта.

Вольтер актив җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Аның бөтен эшчәнлеге буржуаз демократиянең идеологиясен тормышка ашыруга багышланган була. Ул гади халыкка теләктәшлеген, ә изүчеләргә үзенең нәфрәтен белдереп яши.

Әдәби эшчәнлек

Фәлсәфи карашлар

Вольтерның фәлсәфә өлкәсендәге каршылыклы карашлары аның дингә карата булган карашлары белән сугарылган: берьяктан, ул динне, бигрәк тә католиклар тәгълиматын, нык тәнкыйтьли, икенче яктан исә, ул — деизм тарафдары. Аллаһны Вольтер дөньяның барлыкка килүенә беренче сәбәп буларак таный, ләкин аның яшәешкә нинди булса да йогынты ясап тору көчен инкяр итә.

Вольтер материалистик позициядә торган. Ул кешенең җанын аның тәненнән аермый, кешенең фикерләү сәләтен материянең сыйфаты дип саный. Вольтер үзенең материалистик карашларын Дени Дидро тарафыннан чыгарылган «Энциклопедия»дә дә чагылдыра. Шушы хезмәттә тупланган аерым мәкаләләрдә ул табигатьтә хөкем сөргән закончалыкларны таныганын күрсәтә, сәбәплелек белән максатчанлык категорияләренә фәнни аңлатма бирә.

Танып белү теориясендә дә Вольтер материалистлар карашында тора. Ул Локкның сенсуалистик юнәлештәге фикерләрен кабул итә, ә Декартның «тумыштан килгән идеяләр» теориясен кире кага. Ләкин аның өчен «мәңге яши торган хакыйкатьләр» табигый, Вольтер аларның субъектив моментларга дучар икәнлеген һәм тарихи үзгәрештә булу мөмкинлеген кабул итми.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз