Эчтәлеккә күчү

Висла

Мегавики проектыннан
Висла
В параметре «Национальное название» нарушен синтаксис: его верное заполнение: «код языка/название/код второго языка/название». Пожалуйста, исправьте данную ошибку!
Тавсирлама
Озынлык 1047 км
Бассейн 198 500 км²
Су чыгымы күләме 1080 м³/с
Су агымы
Су башы[?] Карпатлар
Тамак Балтыйк диңгезе
 • Географик координаталар
Логотип РУВИКИ.Медиа РУВИКИ.Медиа медиафайллар

Ви́сла (пол. Wisła, лат. Vistula) — Польшаның иң озын һәм мөһим елгасы. Шулай ук Балтыйк диңгезнең иң озын һәм су күләме буенча икенче елга. Висла елгасы озынлыгы 1047 км, бассейн мәйданы — 198,5 мең км².

Көнбатыш Карпат тауларыннан башланып, Балтыйк диңгезенең Гдәнск култыгына дельта хасил итеп коя. Эре кушылдыклары: уң — Дунаец, Вислок, Сан, Көнбатыш Буг һ. б.; сул — Пилица, Брда. Висла башланган урыныннан 40 кмны тау арасыннан, Пшемша койганнан соң тигезлектән ага.

Висла— Пүлшәнең мөһим транспорт мәгистрәле. Кою урыныннан 940 километрда көймәләр йөрешле. Висла каналлар аркылы Неман, Днепр, Одра елгалары белән бәйләнгән. Висла буенда Варшава, Краков, Плоцк, Торун шәһәрләре, дельтасында Гдәнск шәһәре урнашкан.