Эчтәлеккә күчү

Веракрус

Мегавики проектыннан
Веракрус
Илтамга
Почтовый индекс 91690–91969
Местный телефонный код 229
Официальный сайт veracruzmunicipio.gob.mx
Численность населения
Административно-территориальная единица Веракрус[d]
Государство
Площадь
Является административным центром Веракрус[d]
Дата возникновения 1519
Основатель Ernan Kortes
Высота над уровнем моря 10 ± 1
Изображение
Карта местонахождения
Город-побратим Майами-Дейд (округ, Флорида), Сан-Хосе (Калифорния), Кадис, Тампа, Валенсия, Сантус, Сан-Франсиско-де-Кампече, Овьедо, Халапа, Мобил (Алабама) һәм Ларедо[3]
Карта
Логотип РУВИКИ.Медиа Веракрус РУВИКИ.Медиада

Веракрус (исп. Veracruz), рәсми исеме Эройка-Веракрус (исп. Heroica Veracruz) — Мексиканың Веракрус штатында урнашкан шәһәр.

Географиясе

Шәһәр Мексика култыгы яр буенда, Тамаулипас түбәнлегендә урнашкан.

Тарих

1519 елда Эрнан Кортес тарафыннан Ви­лья-Ри­ка-де-ла-Ве­ра-Крус (Villa Rica de la Vera Cruz) исеме астында нигезләнгән. 1599 елда хәзерге урынга күчерелгән. Шәһәр 1838 һәм 1861 елларда франсузлар, 1847 һәм 1914 елларда америкалар тарафыннан кыска гына вакытка басып алына.

Халык

Халык саны
2010[1]
428 323

Икътисад

Икътисад нигезе – хезмәт күрсәтү сферасы.

Транспорт

Тимер һәм автомобил (Тампико – Веракрус – Минатитлан – Кампече – Мерида; Веракрус – Халапа – Пвебла – Мехико, Веракрус – Кордова – Орисаба – Пвебла – Мехико) юллары төене. Мөһим диңгез порты. Эриберто Хара исемендәге халыкара һава лиманы (1969 елдан гамәлдә).

Мәдәният

Архитектурасы

Сан-Хван-де-Улва кирмәне (1528-1565 еллар), рәтүш бинасы (1627), инквизиция йорты (18 йөз азагы), Ла-Асунсьон (Күккә ашу, 1721-1734), Ла-Пастора (1783) чиркәүләре, һ.б.

Мәгариф

Югары уку йортлары: технология институты (1957); Веракрус университеты (Халапа) кампусы; дәүләтнеке булмаган Христофор Колумб ис. университет (1969). Хәрби-диңгез мәктәбе (1897); сәүдә флоты академиясе.

Кардәш шәһәрләр

Искәрмәләр

Рәсми сайт