Эчтәлеккә күчү

Ведалар

Мегавики проектыннан
Ведалар
санскр. वेद
Изучается в Hindu studies[d], Sanskrit scholar[d] һәм Веданга[d]
Жанр дини әдәбият[d] һәм антология[d]
Язык произведения или названия ведийский язык[d]
Дата возникновения 110меңъеллык безнең эрага кадәр [1]
Следующее по порядку Брахманы[d], Араньяки[d] һәм Упанишады[d]
Название санскр. वेद
ингл. The Vedas
Изображение
Место создания Һинд субкыйтгасы[d]
Действие происходит в эпоху Веда цивилизациясе
Автор Риши
Логотип РУВИКИ.Медиа Ведалар РУВИКИ.Медиада

Ведалар («веда» сүзе белем мәгънәсен бирүче санскрит санскр. वेद, санскр. (IAST) véda сүзе тамырыннан ясала) — изге сүз (текст), бәхәссез хакыйкать хәзинәсе һәм какшамас яшәеш кагыйдәләре җыелмасы буларак Һиндстанда бүгенге көнгә кадәр зур ихтирам казанган борынгы һинд әдәбиятының бөек ядкярләре.

Индуслар Ведалар мәңге булган Һәм Ведаларны бервакытта да беркем дә иҗат итмәгәнгә, ягъни авторы булмаганга күрә, аларда бер генә ялгыш фикернең дә булуы мөмкин түгел, чөнки бары берәр зат — я кеше, я алла гына ялгыша ала, дип уйлаганнар.

Ведалар дүртәү: Ригведа (мәдхияләр Ведасы), Самаведа (мөнәҗәтләр Ведасы), Яджурведа (яджуслар — йола «әфсеннәре» Ведасы) һәм, ниһаять, Атхарваведа (ырым сүзләре Ведасы). Дөрес, барлык брахман юнәлешләре дә Атхарваведаны танымый, аны «тулы кыйммәтле» Веда дип санамаучылар изге китапларның беренче өчесен генә үз эченә алган «өч өлештән гыйбарәт гыйлем» (трайи видья) турында сүз алып баралар.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Дөньякүләм таралган диннәр: Татар урта гомуми белем мәкт. 10—11 нче с-флары өчен д-лек/ Л. Г. Жукова, А. В. Журавский, А. В. Пименов, Н. В. Шабуров. Русчадан Л. Г. Шэрифуллина тәрҗ. — М.: Дрофа; Казан: Мәгариф, 2002. — 240 б.