Бәхет
Күренеш
| Бәхет | |
|---|---|
| Хештег | happy |
| Противоположно | сагыш[d] |
| Логотип РУВИКИ.Медиа Бәхет РУВИКИ.Медиада | |

Бәхет — кешенең үзе яши торган шартлар белән, шулай ук үзенә йөкләнгән вазифаларны үти, ниндидер зур максатларга ирешә баруы белән югары дәрәҗәдә канәгатьләнү кичерүен чагылдыручы әхлакый күренеш.
Бәхет хыялга охшаш, чөнки ул, хыял кебек үк, кешенең идеалына бәйле. Аерма шунда ки, әгәр дә хыял киләчәккә бәйле булса, бәхет исә — чынбарлыкның үзендә. Бәхет кеше-нең яшәү мәгънәсен аңлавына бәйле. Ә ул һәр индивид тарафыннан төрлечә бәяләнергә мөмкин. Бәхет кешенең табигый омтылышын чагылдыра. Һәр кешенең бәхеткә хокукы бар. Ләкин кеше үз гомерендә бәхетнең нәрсә икәнлеген татымый калырга да мөмкин. Бу якны искә алганда, сыйнфый җәмгыять кешеләрне төрле төркемнәргә аера.
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-ле.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |