Эчтәлеккә күчү

Батайск

Мегавики проектыннан
шәһәр (1957 елдан)
Батайск
Байрак Герб
Байрак Герб
47°16′00″ с. ш. 39°52′00″ в. д.GЯO
Ил
Район Батайск районы
Тарих һәм география
Нигез салына 1769
Мәйдан
  • 77,68
Мәркәз биеклеге 80 м
Сәгать кушагы UTC+03:00
Халык саны
Халык саны 111 856 кеше
Санлы идентификатор
Телефон коды +7 86350
Почта индекслары 346880–346884

aksaycity.aksayland.ru
Показать/скрыть карты

Батайск (рус. Батайск) — Ростов өлкәсендәге шәһәр, Ростов өлкәсенең халык саны буенча алтынчы шәһәр. Тындагы Ростовның иярчен шәһәре.

Халык саны — 111 856 кеше (2010).[1]

Исем чыганагы

Батайск атамасы «Батыйсу» исемле кече елга исеменнән чыккан.[2]

География

Шәһәр Койсуг елгасында, Тындагы Ростовдан 15 километр көньяктарак урнашкан. Тимер һәм автомобил юллар төене.

Тарих

1779—1780 елларда казаклар тарафыннан нигезләнә.

1925 елда шәһәр тибындагы бистә, ә 1938 елда — шәһәр статусы бирелә.

Бөек Ватан сугышы барышында (1942 елның 27 июле) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 7 февралендә азат ителә.

Халык

1897[3] 1926[3] 1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
~14 000 ~23 000 ~48 000 65 158 85 306 90 123 91 930 107 438 111 856

Милли состав

Милләт 2002[9] 2010[10]
руслар 88,6% 90,6%
әрмәннәр 2,9% 2,5%
украиннар 2,3% 1,5%
кореялылар 1,7% 1,4%

Икътисад

Монтаж әзерләнмәләре заводы, энергомеханика заводы, тимер-бетон күпер корылмалары заводы, кирпеч заводы. Җиңел һәм азык-төлек сәнәгатьләренең ширкәтләре.

Төзелеш җиһазларын ремонтлау, автокраннарны, автотагылмаларны җитештерү һәм ремонтлау ширкәтләре.

Батайск — Ростов сәнәгый төененең тимер юл йөкләрен сортлау үзәге. Россия көньягында металл ватыкларын җыя торган иң эре пункты.

Югары уку йортлары

  • Россия дәүләт иҗтимагый университетының филиалы
  • Ростов дәүләт икътисади университетының филиалы

Искәрмәләр

  1. ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2013-12-05 
  2. ↑ http://www.xn----7sbabb9bafefpyi3bm2b9a2gra.xn--p1ai/about/detail.php?ID=425
  3. ↑ 3,0 3,1 3,2 архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-30, retrieved 2013-12-05 
  4. ↑ 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  5. ↑ 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. ↑ 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. ↑ 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. ↑ 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2017-11-11, retrieved 2013-12-05 
  10. ↑ Национальный состав и владение языками, гражданство. Кн.1: Статистический сборник /Ростовстат/ – Ростов н/Д, 2013 – 375 с. (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-07-14, retrieved 2013-12-05