Барый Сәяргалиев
| Барый Сәяргалиев | |
|---|---|
| Туган көне | 12 декабрь 1907 |
| Туган җире | |
| Вафат көне | 1964 |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Эшчәнлеге | галим |
| Гыйльми дәрәҗәсе | филология фәннәре кандидаты[d] |
Барый Сәяргали улы Сәяргалиев (1907—1964) — тел белгече. Филология фәннәре кандидаты (1956).
Тәрҗемәи хәле
Сәяргалиев Барый Сәяргали улы 1907 елның 12 декабрендә Пермь губернасы Шадринск өязе (хәзерге Чиләбе өлкәсе Коншак районы) Коншак авылында туган.
1940 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Дәүләкән педагогия училищесында укыта башлый.
1941 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Хөрмәт Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
1945 елдан Башкорт театр‑сәнгать училищесында уку‑укыту бүлеге мөдире вазифасын башкара.
1951-1964 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкорт филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты хезмәткәре булып эшли.
1960 елда нәшер ителгән «Башкорт телендә ярдәмче сүзләр» монографиясенең авторы. Башкортча‑русча (1958) һәм русча‑башкортча (1964) сүзлекләрен төзүдә катнаша.
1964 елда Уфада вафат була.
Бүләкләре
- Кызыл Йолдыз ордены
- «Хөрмәт Билгесе» ордены
- 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хезмәтләре
- Башкорт телендә ярдәмче сүзләр. — Уфа, 1960.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Сәяргалиев Барый Сәяргали улы // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 12 декабрь көнне туганнар
- 1907 елда туганнар
- Пирем губернасында туганнар
- 1964 елда вафат булганнар
- Уфада вафатлар
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча галимнәр
- Мегавики:Параметрларсыз калыплар
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Филология фәннәре кандидатлары
- 1964 елда вафатлар
- Пермь губернасында туганнар