Эчтәлеккә күчү

Базы

Мегавики проектыннан
Базы
Тавсирлама
Озынлык 123 км
Бассейн 1590 км²
Су чыгымы күләме 2,5 м³/с (Рсай)
Су агымы
Су башы  
 • Географик координаталар 54°55′18″ с. ш. 54°17′29″ в. д.GЯO
Тамак Агыйдел
 • Географик координаталар 55°41′04″ с. ш. 54°30′37″ в. д.GЯO
ГВРдагы коды 10010201612111100026329[1]
ГКГНдагы номеры 0526048

Базы — елга, Агыйдел елгасының сул кушылдыгы. Шаран районы Михайловка авылы көнчыгышка таба 2,5 км еракта башлана. Көньяктан төньякка табан Шаран, Чакмагыш, Илеш, Дүртөйле районннары буйлап ага һәм Агыйдел елгасы (тамагыннан 110 км еракта) коя. Озынлыгы 123 км, бассейн мәйданы 1590 км², тулай түбәнәюе 150 м. Башлыча кар суы белән туена. Еллык агымның 65% ы язгы (апр.—май), 20% ы җәйге-көзге (июнь—окт.), 15% ы кышкы (нояб.—март) чорларга туры килә. Илеш районы Рсай авылы тирәсендә уртача еллык су чыгымы 2,5 м³/с тәшкил итә. Бассейны Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньягында һәм өске пермьнең уфа ярусы һәм казан ярусының алевролитлары, комташлары, эзбизташлары, доломитлары, мергельләре һәм аргиллитларыннан торган Кама Агыйдел тигезсез уйсулыгында урнашкан. Ландшафтлары ярлы кара тупрактагы урманлы даладан тора, көнбатыш өлешендә соры урман тупрагында киң япраклы урманнар очрый. Бассейнның 8%ын урман каплаган, 65%ы сөрелгән. Иң зур кушылдыгы — Күәш (сул).

Чыганак

  1. ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.