Афина
| Торак пункт | |||
| Афина Αθήνα | |||
|---|---|---|---|
| грек. Αθήνα | |||
| | |||
|
|||
| 38°00′ с. ш. 23°43′ в. д.GЯO | |||
| Ил | |||
| Район | Афина районы | ||
| Эчке бүленеш | 7 муниципаль район | ||
| Мэр | Никитас Какламанис | ||
| Тарих һәм география | |||
| Нигез салына | якынча 7меңъеллык безнең эрага кадәр | ||
| Мәйдан | 412 км² | ||
| Мәркәз биеклеге | 20 м | ||
| Климат төре | субтропик | ||
| Сәгать кушагы | UTC+02:00, DAZD[d] һәм UTC+03:00 | ||
| Халык саны | |||
| Халык саны | 745,514 кеше | ||
| Халык тыгызлыгы | 8 160 кеше./км² | ||
| Агломерация | 4 013 200 | ||
| Милли состав | юнанлар | ||
| Рәсми тел | юнан теле | ||
| Санлы идентификатор | |||
| Телефон коды | 10 | ||
| Почта индекслары | 10x xx, 11x xx, 120 xx | ||
| Автомобиль коды | BK, BM, BN, BP, HY, IA, IB, IE, IK, IM, IO, IP, IT, IX, IY, IZ, OA, TT, XE, XH, XP, XT, XX, XY, XZ, YA, YB, YE, YH, YZ, ZH, ZK, ZM һәм ZZ | ||
|
|
|||
|
cityofathens.gr [грек.] [ингл.] |
|||
|
|
|||

Афина (грек. Αθήνα ή Αθήναι) — Юнанстанның башкаласы һәм иң зур шәһәре.
Халык саны — 655 780 кеше (2011).
Үзәк Юнанстанда урнаша, ил икътисади, мәдәни, идарә үзәге булып тора.
Афина алиһәсенә истәлегенә аталган, ул шәһәрне яклаучы булып саналган.
Афина шәһәре бай тарихка ия була. Афина каласы тарихы Европа мәдәниятенә зур йогынты ясаган.
Шәһәр белән бөек фәлсәфәчеләр - Сократ, Платон, Аристотель, борынгы язучылар - Эсхил, Софокл, Эврипид бәйле булганнар.
Борынгы Афина сәяси тәртибе - демократия булган.
Афина тулы халык саны Грециянең өчтән бер халык санына тигез.
Афина агломерациясе халык саны: 3 361 806 кеше (2001).
Шәһәр исеме
Борынгы заманда Афиналар дип йөртелгән, ләкин 1970 елдан рәсми рәвештә Αθήνα [aˈθina] - Афина дип йөртелә. Латинчә - Athena
Риваять
Юнан мифлары буенча шәһәр Афина исемен Афина алиһәсе белән диңгез хуҗасы Посейдон бәхәстән соң алган.
Кекрол - шәһәр патшасы - яртылаш елан, яртылаш кеше булган, "кем миңа яхшырак бүләк бирсә ул шәһәр яклаучы булачак" дип әйткән.
Посейдон өч тешле (трезубец) белән суккач чишмә килеп чыккан.
Афина алиһәсе суккач матур кече зәйтүн агачы үскән.
Шәһәр патшасы Кекроп зәйтүн агачы белән сокланып Афина алиһәсен шәһәр яклаучы итеп сайлаган.
Ләкин Посейдонга баш тартканга күрә шәһәрдә су җитмәве сизелә.
Башка юрама буенча Афина (Αθήνα) - Афон (άθος) - (άνθος) - чәчәк сүзеннән килеп чыккан.
Шәхесләр
- Менандр, борынгы грек драматургы.
Дин
Христианлык
Православие
Католиклык
Протестантлык
Ислам
Яһүд дине
Сылтамалар
- ↑ archINFORM (нем.) — 1994.