Арго
Күренеш
| Арго | |
|---|---|
| Логотип РУВИКИ.Медиа Арго РУВИКИ.Медиада |
Арго (фр. аrgot) — бердәй һөнәр, иҗтимагый шартларда көн итүче кешеләрнең башкаларга сүзнең мәгънәсе аңлашылмаслык итеп сөйләү алымы.
Аргоның төп үзенчәлекләре:
- тар даирәдә генә кулланылу;
- ясалма булу;
- сөйләү объектын яшерү максатында кулланылу;
- сөйләм теле чараларын киң куллану.
Арго сүзләр революциягә кадәр тегүчеләр, итек басучылар сатучылар, тукучылар телендә кулланылып, бүгенге көндә караклар телен тәшкил итә торган лексика санала: йомдыру (үтерү), фраер, әкәдимия (төрмә), калым (табыш).
Чыганаклар
- Лексикология фәненә караган терминнарның кыскача сүзлекчәсе 2012 елның 17 апрель көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |