Эчтәлеккә күчү

Амарант

Мегавики проектыннан
Амарант
Международное научное название
Изображение
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gri…
Логотип РУВИКИ.Медиа Амарант РУВИКИ.Медиада

Амара́нт (таҗгөл, песи тарысы, лат. Amaranthus) — алабутачалар (амарантлылар) гаиләсеннән булган киң таралган берьеллык үсемлек ыругы. Төрле шартларда үскән 55—65 төре билгеле. Аксымга бай.

Килеп чыгышы белән амарант Мексикадан, анда ул борынгы заманнардан туклану һәм терлек азыгы буларак игелгән. Татарстанда авыл хуҗалыгы культурасы буларак 1990 еллардан үстерелә.

Яшел массасында аксым күп, шикәр аз һәм, гадәттә, кукуруз белән бергә генә силослана. Мөгезле эре терлек һәм дуңгызлар өчен яхшы азык санала. Практикада амарантны кукуруз белән буй-буй аралаштырып чәчү кулланыла.

Искәрмәләр

  1. ↑ Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 427. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. ↑ Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 989.

Чыганаклар