Альбина Юрату
| Альбина Юрату | |
|---|---|
| Файл:Альбина Юрату 2.jpg Альбина Юрату | |
| Тугач бирелгән исеме: | Альбина Юрату (Любимова Альбина Васильевна) |
| Тәхәллүсе | Альбина Юрату |
| Туу датасы: | 25 август 1959 (67 яшь) |
| Туу урыны: | Чуаш АССР, Батыр районы, Норваш-Шигали авылы |
| Милләт: | чуаш |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | шагыйрә |
| Иҗат итү еллары: | 1977 — хәзерге вакытта |
| Жанр: | шигърият |
| Иҗат итү теле: | чуаш теле, рус теле |
| Бүләкләр: | Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008) |
Альбина Юрату (паспортта - Любимова Альбина Васильевна) (25 август, 1959 ел, Чуаш АССР, Батыр районы, Норваш-Шигали авылы) — чуаш шагыйрәсе. Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2008).
Чуашстан язучылары берлегендә (1992) тора.[1][2] Россия Федерациясе Журналистлар берлеге әгъзасы (2012 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1959 елның 25 августында Чуашиянең Батыр районы Норваш-Шигали авылында туган.
Чуаш дәүләт университетының тарих-филология факультетында һәм Мәскәү дәүләт университеты журналистикасы факультетында белем алган.[3]
Уку вакытында "Ульяновец", "Мәскәү университеты" газеталары белән хезмәттәшлек итә.
1982 елда Чуваш АССР Ялчык районының «Колхоз ялавĕ» газетасында эшли.
1983 елдан 1990 елга кадәр Чабаксар оек-трикотаж фабрикасында җирле радио мөхәррире булып эшләгән.
1990 елдан 2004 елга кадәр табигатьне саклау органнарында матбугат сәркатибе вазифасын башкарган.
Әсәрләре
Яшьлегендә шигырьләр яза башлый. Аларны «Авангард», «Пионер сасси», «Пионерская правда», «Молодой коммунист», «Коммунизм ялавĕ», «Хыпар» газеталарында, «Чăваш хĕрарăмĕ», «Сказка амрăксен хаçачĕ» газеталарында, «Тăван Атăл», «Ялав», «Самант», «Тетте» һ. б. журналларда бастырган. Шигъри әсәрләрендә Альбина мәхәббәте табигатькә, Ватанга, кешегә, ата-аналарга, иң назлы хисләргә ия балаларга мәхәббәт аша сизелә. Шуңа күрә ул үзенә өстәмә исем — Юрату тәхәллүсе ала. Альбина Юрату 1992 елдан 2015 елга кадәр туган чуаш телендә дә, рус телендә дә 22 шигырь җыентыгы чыгарган. Кайбер җыентыклары:
- «Эпĕ сана юрататăп» (Мин сине яратам), (1977, 1994);
- «Каях! Сывă пул!»; (Сау бул! Бәхетле бул!), (1992);
- «Чĕрем витĕр иккĕн утас çул выртать» (Йөрәгем аша икәү узарбыз) (1996);
- «Çӳл тӳпере çич çăлтăр» (Күктә Җиде йолдыз) (1997);
- «Любовь моя. Боль моя» (Мәхәббәтем минем. Минем авыртуым), (2001);
- «И многоточие ставлю я опять...» (Һәм күп нокта тагын куям...), (2001);
- «Кĕтетĕп сана, килсем...» (Көтәм сине, кил...), (2004);[4]
- «Эп килнĕ юратма…» (Мин килдем яратырга…), (2008);
- «Туслă çĕмье» (Дус гаилә), (2014).
Җырлары
Шагыйрәнең шигырьләренә язылган җырлар халыкта киң таралыш ала. Аның җырларын Александр Осипов, Людмила Семенова, Олег Сокол, Клара Осокина, Михаил Федоров, Александр Мингалев, Светлана Бубнова, Римма Шекирова, Владимир Леонтьев, Елена Османова, Петр Романов, Елена Леонтьева, Сергей Кувшинов, Тамара Савей, Борис Соколов, Алинә Михайлова, Тамара Ишморатова, татар һәм чуаш эстрадасының йолдызы Фәридә Фәйзуллина башкара.
Бүләкләре мактаулы исемнәре
- 2001 — беренче чуаш шагыйрәсе Әминә исемендәге премия
- 2008 — Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Искәрмәләр
- ↑ П. Афанасьев, «Писатели Чувашии», Чебоксары, 2006 [рус.]
- ↑ Чувашская энциклопедия [рус.]
- ↑ Альбина Юрату//Электронлă вулавăш [чуаш]
- ↑ Альбина Юрату//Сhuvash.su [чуаш]
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 25 август көнне туганнар
- 1959 елда туганнар
- Мегавики:Замандашлар биографиясе
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чуашстанда туганнар
- Батыр районында туганнар
- Чуаш язучылары
- Чуашстан язучылары
- Чуаш шагыйрьләре
- Чуашстан шагыйрьләре
- Чуаш журналистлары
- Чуашстан журналистлары
- Чуаш дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Мөхәррирләр
- Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Күптелле язучылар
- Хатын-кыз шагыйрьләр
- Хатын-кыз журналистлар