Александр Полосухин
| Александр Полосухин | |
|---|---|
| Туган көне | 19 октябрь 1901 |
| Туган җире | |
| Вафат көне | 4 сентябрь 1965[1] (63 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | физиолог |
| Бүләк һәм премияләре | |
Александр Полосухин ( 6 (19) октябрь , 1901 ел - 4 сентябрь, 1965 ел ) - Совет физиологы, Казакъ ССРның Фәннәр академиясе академигы (1954 ), Казакъстанның атказанган фән эшлеклесе (1944 ).
Биография
Александр Порфирьевич Полосухин 1901 елның (19) октябрендә Россия империясенең Казан губернасы Тәтеш өязендә туган.
Пермь университетының медицина факультетында белем ала, шунда ук 1932 елда анда аспирантураны тәмамлый.
1933 - 1937 елларда Свердловск медицина институты кафедрасында эшли.
1937-1938 елларда Сочи медицина институтында кафедра мөдире булып эшли. 1938 елдан алып, Алма-Атадагы Казакъ медицина институтының физиология кафедрасы мөдире. 1944 елдан Казакъ ССР Фәннәр академиясе физиология институты директоры.
1955- 1965елларда Казакъ ССР Фәннәр академиясенең вице-президенты .
1965 елның 4 сентябрендә вафат була. Алма-Ата шәһәренең Үзәк зиратында җирләнгән.
Төп фәнни хезмәтләре
- Шок патогенезын өйрәнү нигезендә шокка каршы сыеклык тәкъдим итә.
- Полосухин А. П. Экстероцептивная и интероцептивная регуляция кровообращения, дыхания и лимфотока. — М., 1952.
- Полосухин А. П. Материалы по регуляции венозного кровообращения. — М., 1955.
- Избранные труды. — Алма-Ата, 1967.
Мактаулы имеинәре һәм бүләкләре Казакъстан ССРның атказанган фән эшлеклесе «Хөрмәт Билгесе» ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Ленин ордены
Искәрмәләр
- ↑ Полосухин Александр Порфирьевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
Сылтамалар
- Статья в БСЭ(үле сылтама) [недоступная ссылка]
- Статья на сайте ЮНЕСКО
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 19 октябрь көнне туганнар
- 1901 елда туганнар
- Тәтештә туганнар
- 4 сентябрь көнне вафат булганнар
- 1965 елда вафат булганнар
- Алматыда вафатлар
- Пермь дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Ленин ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казакъстан ССР атказанган фән эшлеклеләре
- 1965 елда вафатлар
- 4 сентябрь көнне вафатлар