Ак ябалак
Ак ябалак (лат. Bubo scandiacus, Nyctea scandiaca) — ябалак кошлар семьялыгының кошлар төре. Элек аерым Nyctea ыругына чыгарылган булган. Хәзер исә Bubo (өкеләр) ыругына кертелгән.
Ак ябалак — тундрада ябалаклардан иң зур кош. Башы йомры, күзләренең төсле катлавы утлы-сарылы. Ана кош атадан зуррак. Иркәкнең гәүдәсе озынлыгы 55–65 см җитә, авырлыгы — 2–2,5 кг, тешенең исә — 70 см һәм 3 кг. Канатлары колачы 142–166 см. Төсе күзгә ташланмый торган: җиткән кошлар ак төсле кара тимгелләр белән. Бу төс кошны карда яшерә. Ана һәм яшь кошларда тимгелләр саны аталарга караганда артык. Балалары көрән төсле. Томшыгы кара төсле.
Ауразия, Төньяк Америка, Гренландия тундра зонасында һәм Төньяк Боз океанының кайбер утрауларында яши. Өлешчә күчмә кош.
Мәдәнияттә
Ак ябалак Кайерканның (хәзер — Норильск районы) гербында сурәтләнгән.
-
Кайерканның гербы
-
Иркәк ак ябалак
-
Теше ак ябалак
-
Bubo scandiacus
Бу — зоология буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
- ↑ Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 2005.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 IOC World Bird List Version 6.3 — 2016. — doi:10.14344/IOC.ML.6.3
- ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2021.3 — 2021.
- ↑ Кызыл китап — 1964.
- ↑ Global Biodiversity Information Facility (ингл.) — 2001.