Эчтәлеккә күчү

Ак гөмбә

Мегавики проектыннан
Ак гөмбә
Международное научное название
Описывается по ссылке wildfooduk.com/mushroom-…
first-nature.com/fungi/b… [ингл.]
finefoodspecialist.co.uk/… [ингл.]
Относится к вики-проекту ВикиПроект Инвазив биология[d]
Изображение
Краткое имя или название B. edulis
Охранный статус МСОП югалу куркынычы иң аз булган[d][3]
Логотип РУВИКИ.Медиа Ак гөмбә РУВИКИ.Медиада

Ак гөмбә́ (лат. Boletus edulis) — агариклар рәтендәге болетчалар гаиләсеннән көпшәле гөмбә. Күбрәк Җирнең Төньяк ярымшарында киң таралган. Ашарга яраклы.

Яшь гөмбәнең эшләпәсе ярымшар рәвешендә, үсә төшкәч, кабарынкы җәенке формага керә, 4-20 см диаметрлы, өске ягы - аксылдан караңгы-коңгырт төскә кадәр, аскы ягы - яшь гөмбәнеке ак, өлгергәненеке - яшькелт-соргылт төстә. Буе 4-15 см биеклектә, түбәнге өлешендә киңәйгән яисә кечкенә мичкәсыман рәвештә. Төсе аксылдан көрәнгә кадәр үзгәрә, өске өлеше ак яисә ачык көрән челтәрсыман сурәтле.

Ак гөмбә кайбер агач токымнары белән микориза булдыру сәләтенә ия.

Чыганаклар

  1. ↑ Index Fungorum (ингл.)
  2. ↑ Australian Fungi ID (ингл.)
  3. ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.