Эчтәлеккә күчү

Ак аю

Мегавики проектыннан
Ак аю
Краткое имя или название U. maritimus
Видеофайл
Цвет ак
Международное научное название
Относится к вики-проекту ВикиПроект Инвазив биология[d]
Масса 450[3]
Изображение
Пиктограмма
Охранный статус МСОП куркыныч яный[d][4]
Логотип РУВИКИ.Медиа Ак аю РУВИКИ.Медиада

Ак аю, яки төньяк аюы, яки поляр аю, яки диңгез аюы — иң зур ерткыч хайваннарның берсе.

Аның гәүдә озынлыгы 3 метрга кадәр җитә. Авырлыгы 800 килограммга җитә.

Ул көрән туганыннан ак туны белән аерыла. Шул ук вакытта аның тиресе кара төстә. Озак вакыт кояш астында йөрсә, аның йоны саргылт төскә керә.

Тиресе астындагы калын май катламы аны котып суыкларыннан саклый.

Зур булуга карамастан ул шәп йөзә, чума ала. Суда тизлеге 5,4 км/сәг. җитә ала[5].

Ак аю ау белән туена: нерпа, диңгез куяны, морж һәм башка диңгез хайваннарын аулый. Ау вакыт аңа ис тою, күрү сәләте, ак туны ярдәм итә.

Көрән аюдан аерма буларак, кышын 50-80 көнгә, гадәттә, ана аюлар гына йокыга ята.

Декабрь-гыйнварда алар 1-2, сирәгрәк 3 бала тудыралар һәм язга бергә өннән чыгалар. Балаларын ана аюлар 2 яшькә кадәр тәрбияли.

Ата аюлар күпчелек гомерен ялгыз үткәрә.

Гудзон култыгында ак аюлар

Искәрмәләр

  1. ↑ Integrated Taxonomic Information System (ингл.) — 1996.
  2. ↑ Mammal Species of the World (ингл.): A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, (not translated to en) — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0
  3. ↑ Interactions of polar bears with other large mammals, including man
  4. ↑ The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  5. ↑ YouTube Военное дело — Король глубин. Подлодка проекта 671