Эчтәлеккә күчү

Актай

Мегавики проектыннан
Актай
Тавсирлама
Озынлык 75,3 км
Бассейн 1016 км²
Су чыгымы күләме 422 м³/с
Су агымы
Тамак Куйбышев сусаклагычының (Чулман култыгы) сул ярыннан ... км ераклыкта
 • Географик координаталар
Урнашу урыны
Елгалар бассейны [[Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы|Идел, Куйбышев сусаклагычы башыннан Каспий диңгезенә койганчы]]

ГВРдагы коды 11010000312112100004446[1]
ГКГНдагы номеры 0190363

Акта́й (рус. Ахтай) елгасы, Көнбатыш Кама аръягында, Иделнең сул кушылдыгы. Озынлыгы 75,3 км, бассейнының мәйданы 1016 км². Әлки, Алексеевск һәм Спас районнары территориясеннән ага. Елга башы Әлки районының Югары Матак авылы, тамагы Спас районының Вожи посёлогы янында. Елга башының абсолют биеклеге 150 м, тамагыныкы - 53 м. Елганың су җыелу урыны төньяк-көнбатышка авышкан һәм җиңелчә бүлгәләнгән тигезлектән гыйбарәт. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 9%, сөрү җирләре 65%. Елга үзәне асимметрияле, киңлеге үрге агымында 60 м дан тамак өлешендә 2 км га кадәр. Елга ярлары текә (20-60°), кайвакыт 8 м биеклеккә җитеп, тиррас киртләчләре хасил итә. Сул кушылдыкларының үрге агымында карст процесслары күзәтелә. Актай елгасының 1 дән алып 25 км га кадәр озынлыктагы 13 кушылдыгы бар, аеруча зурлары: Чаллы (12 км), Ромодан (15 км) - уң кушылдыклары, Салман (25,3 км), Ямбакты (Сушка) (17,7 км) - сул кушылдыклары. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км². Күбесенчә кар сулары исәбенә туена.

Чыганаклар

  1. ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 12. Нижнее Поволжье и Западный Казахстан. Вып. 1. Нижнее Поволжье / под ред. О. М. Зубченко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 287 с.