Акт
Күренеш
| Акт | |
|---|---|
| Логотип РУВИКИ.Медиа Акт РУВИКИ.Медиада |
Акт (лат. actusтан — эш-гамәл) — билгеле фактларны, эш-гамәлләрне, вакыйгаларны раслаучы документ.
Акт язу өчен берничә кешедән торган комиссия төзелә. Комиссия югары җитәкче боерыгы белән төзелә. Аның составына тикшерелергә тиешле фактларны аңлап хәл итә белә торган белгечләр кертелә. Актлар матди дәлилләрне барлаганда, документларны, матди кыйммәтләрне кулланудан чыгарганда языла. Андагы һәр факт тикшерүче тарафыннан исбат ителгән, кире какмаслык материалга нигезләнгән булырга тиеш.
Акт язганда түбәндәге тәртип саклана:
- Документның башкарган эше, исеме (китапханәдә тикшерү, кабул итү-тапшыру, ревизия һ. б.)
- Акт төзүчеләрнең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме (башта комиссия рәисенең, аннан соң алфавит тәртибендә калган әгъзаларның исем-фамилияләре языла)
- Акт төзелгән вакыт (көне, елы)
- Акт тексты
- Нәтиҗә
- Шәхси имзалар
Чыганаклар
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |