Айсылу Ягафәрова
| Айсылу Ягафәрова Айһылыу Йәғәфәрова | |
|---|---|
| Файл:А.Ягафәрова.jpg Айсылу Ягафәрова | |
| Тугач бирелгән исеме: | Айсылу Шәйхетдин кызы Ягафәрова |
| Туу датасы: | 03.09.1948 |
| Туу урыны: | Әбҗәлил районы, Әхмәт авылы |
| Ватандашлык: | |
| Эшчәнлек төре: | язучы |
| Иҗат итү еллары: | 1973-хәзергәчә |
| Юнәлеш: | проза, поэзия, драматургия |
| Жанр: | шигырь, роман,пьеса |
| Иҗат итү теле: | башкорт теле |
| Дебют: | «Муенса» (1973) |
| Премияләр: | Ким Әхмәтҗанов премиясе (1996) Рәмзилә Хисаметдинова премиясе (2008) |
| Бүләкләр: | |
Айсылу Ягафәрова (Айсылу Шәйхетдин кызы Ягафәрова, баш. Айһылыу Шәйхетдин ҡыҙы Йәғәфәрова) – язучы. БР атказанган мәдәният (1993), мәгариф (1992) хезмәткәре.
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 3 сентябрендә БАССР Әбҗәлил районы Әхмәт авылында туган. Уфада дәүләт университетын (1974) тәмамлаган. 1967-2004 елларда Әбҗәлил районы Кызыл Башкортстан бистәсе балалар бакчасында эшли (1976 елдан мөдир).
Иҗаты
Балалар язучысы булып таныла. Беренче шигырьләр җыентыгы – «Муенса» (1973). Бөек Ватан сугышы елларындагы авыл тормышына багышланган «Киленнәр» романын (2 китап, 1993, 1995) язды. Балалар өчен «Чәнечкеле күлмәк» (1973), «Саескан-хат ташучы» (1983), «Алтын тарак» (1986), «Курай» (1989), «Җил патшалыгында» (1993), «Зәңгәр чәч» (1996), «Сандугач җыры» (2001), «Тирмәкәй» (2005) китаплары нәшер ителгән. Агния Барто, А.С. Пушкин (2007), Самуил Маршак , Корней Чуковский шигырьләрен тәрҗемә итә. Балалар бакчалары өчен «Җәйгор» (2 китап, 1992-1995; 2000-2006) хрестоматиясе автордашы. «Кыпчак кызы» драмасы (2001) Уфада драма театрында, балалар өчен язылган пьесалары БР театрларында уйнала.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Ким Әхмәтҗанов премиясе (1996)
- Рәмзилә Хисаметдинова премиясе (2008)
- БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1992)
- БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1986)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989)
Әдәбият
Р. Камал Башкорт прозасы мадонналары. «Ватандаш», 2001, № 3.
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 [башк.]
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
Искәрмәләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әбҗәлил районында туганнар
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- Башкортстан язучылары
- Башкорт язучылары
- Башкорт шагыйрьләре
- ССРБ язучылары
- Россия язучылары
- Драматурглар
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреатлары
- Рәмзилә Хисаметдинова премиясе лауреатлары
- Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре
- Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре