Айсылу Гарифуллина
| Айсылу Гарифуллина | |
|---|---|
| Файл:Гарифуллина Айсылу Ражаповна,поэтесса.png | |
| Туган көне | 1 гыйнвар 1968 (58 яшь) |
| Туган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | язучы, укытучы, журналист |
Айсылу Рәҗәп кызы Гарифуллина (баш. Айһылыу Рәжәп ҡыҙы Ғарифуллина; 1968 елда туган) — башкорт шагыйре һәм журналист.[1]
Тәрҗемәи хәле
Айсылу Гарифуллина 1968 елда Башкорт АССРның Бөрҗән районы Мәһәди авылында туа. 1993 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый[2].
Хезмәт эшчәнлеген Бөрҗән районы Колгына төп мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. 2002 елдан районның «Таң» газетында бүлек мөдире булып эшли. «Базал» әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли[2].
Иҗаты
Иҗат белән 1980 еллар ахырында шөгыльләнә башлый. Башкортстан Милли китапханәсе мәгълүматларына караганда, ул - өч шигъри җыентык авторы[2] 2022 елда Татар китап нәшрияты аның төрле елларда язылган шигырьләрен «Миңле бәхет» җыентыгында татар телендә бастырып чыгара[3].
Басмалары
- «Гөрләүек» // «Аҡ ҡауырһын: Шиғырҙар йыйынтығы». — Өфө, 1995. — Б. 5—36[2];
- «Йондоҙ асам» // «Көмөш йөҙөк: Шиғырҙар». — Өфө, 1997. — Б. 5—66[2];
- «Алаңғырт-бөләңгерт». — Өфө: Китап, 2007. — 104 б.[2];
- «Миңле бәхет: шигырьләр». — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2022. — 255 б. — ISBN 978-5-298-04484-4.[3]
Бүләкләре
- Самат Габидуллин исемендәге район премиясе лауреаты (2019)[2].
Искәрмәләр
- ↑ «Автограф» — Поэтесса, журналист газеты «Тан» (Бурзянский район) Айсылу Гарифуллина (рус.). «Башкортостан» телерадиокомпаниясе (22 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Гарифуллина Айсылыу Ражаповна (1968) (рус.). Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
- ↑ 3,0 3,1 Миңле бәхет (шигырьләр). Татарстан китап нәшрияты (2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 сентябрь 2026.
Әдәбият
- Башҡорт шиғриәте антологияһы. — Өфө: Китап, 2001. — С. 815. — ISBN 5-295-02743-0..
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 1 гыйнвар көнне туганнар
- 1968 елда туганнар
- Бөрҗән районында туганнар
- Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча журналистлар
- ССРБ язучылары
- ССРБ журналистлары
- Россия язучылары
- Россия журналистлары
- Башкорт язучылары