Эчтәлеккә күчү

Агарчак

Мегавики проектыннан
Агарчак
Народное название таксона Asp[1], roofblei[2], asp[2], toutain[3] һәм bolen
Краткое имя или название A. aspius
Региональный природоохранный статус куркыныч яный[d][4]
Международное научное название
Ближайший таксон уровнем выше Leuciscus[d][5]
Синоним таксона Leuciscus aspius[d][6]
Относится к вики-проекту ВикиПроект Инвазив биология[d]
Таксономический ранг төр[5]
Изображение
Логотип РУВИКИ.Медиа Агарчак РУВИКИ.Медиада

Агарчак — шәп агымлы елга балыгы. Агарчак озынча балык, авызы зур, әмма ерткычларга хас казык тешләре юк. Сазан балыкларыныкы шикелле йоткылык тешләре генә бар.

Аскы яңагы калкып чыгып тора, ә үзенең чукагы белән өске яңагы күзләренә терәлгән. Томшыгына якын торган күзләре чагыштырмача бик үк зур түгел. Ян-яклары көмештәй ак, карасу очлы аркасы белән койрык йөзгечләре төсле була. Буе 80 см. Иң эреләре 12 кг-га җитә. Суның өске катламнарында йөзә, төнгелеккә генә ул төпкә китә.

Уылдык чәчкән мәле апрель-май айларына тура килә.

Озын гәүдәсе орчык сыман булганга күрә, агымлы суда, бусагалы һәм сай урыннарны кисергә, озагырак йөзәргә мөмкинчелек бирә. Корбанын куып барганда су өстенә чыгып, шапылдатып ала.

Агарчак башлыча cуалчаннар, вак кысласыманнар, бөҗәкләр белән туклана. Әмма зурая төшкәч ерткычка әверелә, вак балыклар туклана башлый.

Әдәбият

  • Нафиҡов Ш.В. Һыу буйында балыҡсы. Өфө: Башҡортостан "Китап" нәшриәте, 1997 йыл 176 бит.
  • Лебедев В. Д, Спановская В. Д., Савваитова К. А., Соколов Л. И., Цепкин Е. А. Рыбы СССР. Под ред. Никольского Г. В. и Григораш В. А.. Из серии «Справочники-определители географа и путешественника». М.: Мысль, 1969

Сылтамалар