Эчтәлеккә күчү

Зураб Церетели

Мегавики проектыннан
Зураб Церетели
гөрҗ. ზურაბ წერეთელი
Туу датасы: 4 гыйнвар 1934(1934-01-04)[1][2][…]
Туу җире:
Үлем датасы: 22 апрель 2025(2025-04-22) (91 яшь)
Үлем җире:
Ил:
Жанр: скульптор, педагог
Эслүб: абстракционизм, соцреализм
Бүләкләр:

(1990) (2010) (2006) III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (1996) Калып:IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014) Ленин ордены (1990) Халыклар дуслыгы ордены (1980) Халыклар дуслыгы ордены Памятная медаль «Патриот России» «Чечен Республикасы алдындагы казанышлар өчен» медале (2016) Медаль «Во Славу Осетии» (2010) (1998) (2010) Офицер ордена Искусств и литературы (Франция) (2005) Кавалер ордена Гражданских заслуг (Испания) (2012) I дәрәҗә Сербия байрагы ордены Кавалер ордена Габриелы Мистраль (2002) Командор ордена Бернардо О’Хиггинса (2007) Кавалер ордена Чести (Грузия) «Дуслык» ордены (2019) Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы (2008) Благодарность Президента Российской ФедерацииБлагодарность Президента Российской Федерации

(2005) Знак отличия «За заслуги перед Москвой» (2003)
Сайт: https://zurabtsereteli.com/
Логотип РУВИКИ.Медиа Әсәрләр РУВИКИ.Медиада

Зураб Церетели (груз. ზურაბ წერეთელი; 4 гыйнвар 1934, Тбилиси — 22 апрель 2025, Мәскәү) — СССР һәм Россия рәссамы, скульптор, дизайнер, педагог, профессор. 1997 елдан Россия сәнгать академиясе президенты.

СССР Сәнгать академиясе академигы (1988; 1979 елда — әгъза-корреспондент). СССРның халык рәссамы (1980). Социалистик Хезмәт Герое (1990). Ленин премиясе (1976), ике тапкыр СССРның Дәүләт (1970, 1982) һәм Россиянең Дәүләт (1996) премияләре лауреаты. 1965нче елдан Советлар Союзы Коммунистлар партиясе әгъзасе. 5000нән артык сынлы сәнгать, графика, скульптура, монументаль-декоратив сәнгать(фреска, мозаика, панно) әсәрләре авторы. «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденының тулы кавалеры.

Тәрҗемәи хәле

Зураб Константинович Церетели 1934 елның 4 гыйнварында Тбилиси шәһәрендә грузин гаиләсендә туган. Аның атасы Константин Георгиевич (1903—2002) Грузиядә билгеле инженер-төзүче, чыгышы белән Церетели борынгы грузин нәселеннән. Әнисе — Нижарадзе Тамара Семен кызы(1910—1991), шулай ук кенәз нәселеннән. Бала чагында Зурабка әнисе ягыннан агасы рәссам Георгий Нижарадзе зур йогынты ясый. Аларның өенә Давид Какабадзе, Серго Кобуладзе, Уча Джапаридзе кебек рәссамнар еш килә. Сынлы сәнгать белән мавыга башлаган үсмергә тәүге сабакны алар бирә.

Хезмәт эшчәнлеге

Зураб Церетели Тбилиси Сәнгать академиясенең сынлы сәнгать факультетын тәмамлый, Грузия Фәннәр академиясенең Тарих, археология һәм этнография институтында эшли. 1964 елда Францияда укыганда, билгеле рәссамнар Пабло Пикассо һәм Марк Шагал белән аралаша. Сочидагы Ривьера паркы янында «Ленин» мозаика панносы — Церетелиның тәүге зур эшләренең берсе, 1960 нчы еллар ахырында монументаль сәнгать өлкәсендә актив эшли башлый. Россиядән тыш, аның скульптура әсәрләре Бразилия, Бөекбритания, Испания, АКШ, Франция, Япония, Грузия, Беларусь һәм Литвада бар. 1988 елда СССР Сәнгать академиясенең гамәлдәге әгъзасы (академигы) итеп сайлана. 1997 елдан Россия Сәнгать академиясе президенты. 2003 елда Россия Федерациясе алдындагы хезмәтләре өчен Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан аңа Россия гражданлыгы бирелә. Церетели шулай ук Мәскәү хәзерге заман сәнгате музее һәм Церетели сәнгать галереясы директоры. 2010 елның февралендә Зураб Церетели Почет легионы ордены кавалеры исеменә лаек булды. Шул ук елның июнендә АКШ сәнгать милли җәмгыяте аны алтын «Почет медале» белән бүләкләнде. Россия һәм грузин рәссамнары арасында бу бүләк белән Зураб Церетели гына билгеләнгән.

2025 елның 25 апрелендә вафат булган[3].

Искәрмәләр

  1. ↑ Церетели Зураб Константинович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. ↑ Zurab Cereteli // Нәфис сәнгать архивы — 2003.
  3. ↑ Умер Зураб Церетели (рус.). www.rbc.ru (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 апрель 2025.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Зураб Церетели