Йосыф Акчура
| Йосыф Акчура | |
|---|---|
| тат. Yosıf Aqçura | |
| Файл:Йосыф Акчура.jpg | |
| Тулы исеме | Йосыф Хәсән улы Акчурин |
| Туган көне | 29 ноябрь 1876 |
| Туган җире | Сембер, РИ |
| Вафат көне | 11 март 1935 (58 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | сәясәтче, язучы, журналист, университет профессоры, тарихчы, публицист |
| Милләт | татар |
Йосыф Акчура, Йосыф Хәсән улы Акчурин — күренекле татар язучысы, нәшир, журналист, төрек милләтчелеге идеологларының берсе.
Ул 1876 елда Сембер шәһәрендә байлар гаиләсендә туа. Әтисе вафат булганнан соң, әнисе белән Төркиягә күчә. Истанбул шәһәрендә мәктәпне тәмамлый. 1895 елда Harbiye mektebi исемле хәрби мәктәпкә керә. Аннары соң генераль штаб офицерларын әзерләүче курсларга йөри башлый, ләкин аны тәмамламый, чөнки Габделхәмит IIгә каршы хәрәкәттә катнашу сәбәпле аңа үлем җәзасы карары чыгарыла. Соңарак җәза сөргенлек белән алыштырыла. Сөргенлектә ул укытучы булып эшләде.
1899 елда сөргенлектән Туниска кача, аннары Парижга күчә. 1903 елда Акчура Россиягә кайта, ул Казанда яши. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә тарих укыта, «Казан мөхбире» газетасы баш мөхәррире булып эшли. «Иттифак әл-Мөслимин» оешмасын оештыруда ярдәм итә. 1904 елда Йосыф Акчура төрек телендә «Сәясәтнең өч төре» (төр. Üç Tarzı Siyaset) исемле мәкалә яза.
1908 елда ул Төркиягә кайта. Монда ул Türk yurdu журналын нәшер итә, Истанбул университетында укыта. Шул ук вакытта «Шура», «Вакыт» гәҗит-журналларында да яза.
Йосыф Акчура Истанбул шәһәренең Әдирнәкапы зиратында күмелгән.
Сылтамалар
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 29 ноябрь көнне туганнар
- 1876 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Сембердә туганнар
- 11 март көнне вафат булганнар
- 1935 елда вафат булганнар
- Истанбулда вафатлар
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Әлифба буенча журналистлар
- Әлифба буенча тарихчылар
- Россия империясе сәясәтчеләре
- Россия империясе язучылары
- Россия империясе журналистлары
- Россия империясе тарихчылары
- Төркия сәясәтчеләре
- Төркия язучылары
- Төркия журналистлары
- Төркия тарихчылары
- Татар язучылары
- Татар журналистлары
- Татар нәширләре
- Татар милләтле төркиялеләр