Эчтәлеккә күчү

Византия империясе

Мегавики проектыннан
Византия империясе
лат. Imperium Romanum
грек. Βασιλεία Ῥωμαίων

Империя
←
395 ел — 1453 ел


→
Палеолог династиясенең байрагы Палеолог династиянең гербы

Византия империясенең чикләр үзгәрешләре
Башкала Константинополь
Тел(ләр) латин теле, византия теле
Акча берәмлеге солид, Византия акчасы, дукат
Мәйдан 4 500 000 км² (VI гасырда)
Халык 35 000 000 (VI гасырда)
Идарә итү төре монархия

Византи́я империясе, Византи́я, Көнчыгыш Рим империясе — урта гасырлар вакытында бүгенге Балкан дәүләтләре һәм Төркия җирендә урнашкан тарихи дәүләт. 395 елда Көнчыгыш Рим империясе исемен алып, Рим империясеннән бәйсезлек алды. Башкаласы — Константинополь (хәзерге Истанбул).

Византия дәүләте Рим империясеннән дини каршылыклар пәйда булу сәбәпле аерылып чыга. Византиянең рәсми дине — православие, христианлыкның көнчыгыш тармагы. 11 гасыр буе хариталарда яшәп, 1204 елда 5нче тәре походы нәтиҗәсендә рәсми рәвештә юкка чыгарыла һәм берничә дәүләткә бүленә, ләкин 1261 елда Алексей Стратигопул юлбашчылыгында беразга торгызыла.

1453 елында Константинополь госманнар яулап ала һәм империя тулысынча юк ителә.