Эчтәлеккә күчү

Вацлав Һавел

Мегавики проектыннан
Вацлав Һавел
чех. Václav Havel
Туган көне 5 октябрь 1936(1936-10-05) (90 яшь)
Туган җире Прага, Чехословакия
Вафат көне 18 декабрь 2011(2011-12-18)[1][2][…] (75 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче, драматург, диссидент
Әтисе Вацлав Мария Гавел[d]
Әнисе Q18676875?
Тормыш иптәше Гавлова, Ольга[d] һәм Дагмар Гавлова[d]
Бүләк һәм премияләре
орден Победы имени Святого Георгия Grand Cross of the Order of the Bath Президент Ирек мидәле Шәрәфле легион орденының Зур тәресе цепь ордена Изабеллы Католички командор ордена Искусств и литературы цепь ордена Южного Креста Канада ордены компаньоны Высший орден Хризантемы Большой крест особой степени ордена «За заслуги перед Федеративной Республикой Германия» орден Креста земли Марии на цепи орден Трёх Звёзд 1-й степени орден князя Ярослава Мудрого III степени Ак арыслан ордены чылбыры[d] (октябрь 2003) Большой крест ордена Томаша Гаррига Масарика орден Двойного белого креста 1-го класса орден Свободы Большой крест ордена Заслуг Венгрии с цепью орден Белого орла Большой крест ордена Витаутаса Великого кавалер Большого креста, декорированного Большой лентой ордена «За заслуги перед Итальянской Республикой» «Италия Җөмһүрияте алдындагы казанышлар өчен» орденының зур тәресе кавалеры Аустриянең «Фән һәм сәнгать өчен» мактау билгесе орден Турецкой Республики Большая цепь ордена Свободы орден Хусейна ибн Али орден Звезды Иордании орден Освободителя Сан-Мартина орден Бриллиантовой звезды
Международная премия имени Карла Великого премия Готлиба Дуттвайлера[d] (1990) премия Чино дель Дука[d] (1997) Премия мира имени Ганди[d] (август 2003) орден Риу-Бранку орден Восточной Республики Уругвай премия Эразма[d] (1986) премия Франца Кафки[d] (2010) премия «Конкордия»[d] Премия мира немецких книготорговцев[d] (15 октябрь 1989) премия Улофа Пальме[d] (1989) премия Индиры Ганди[d] (1993) Элемтә һәм һуманитар эшчәнлек өлкәләрендә Астурия принцесссы мөкәфәте Медаль гёзов[d] (1995) премия Четырёх свобод — Медаль свободы[d] Филадельфийская медаль Свободы премия Свободы[d] (2003) медаль Джузеппе Мотты[d] (2008) премия «Свет правды»[d] (2004) премия «Монисмания»[d] (2005) медаль «За службу демократии»[d] премия «Delta» за глобальное взаимопонимание[d] Филадельфийская медаль Свободы Посол совести[d] (2003) премия «Мост» города Регенсбурга[d] (2006) Каталония халыкара мөкәфәте[d] (1995) медаль «Хороший друг»[d] (2001) премия Фулбрайта[d] (1997) Квадрига[d] (2009) международная премия Симона Боливара[d] (1990) премия Соннинга[d] (1991) Дрезден технология университетының шәрәфле докторы[d] Брүссел ирекле университетының шәрәфле докторы[d] (1991) Льеж университетының шәрәфле докторы[d] (2007) Бар-Илан университетының шәрәфле докторы[d] Иерусалим яһүд университетының шәрәфле докторы[d] почётный доктор Варшавского университета[d] Премия Ярослава Сейферта[d] (2008) премия Карела Чапека[d] почётный доктор Хайфского университета[d] премия 1 июня[d] (2009) почётный гражданин Пльзеня[d] (6 май 1990) премия Теодора Хойса[d] (1993) почётный гражданин Будапешта[d] (2013) Падуа университетының шәрәфле докторы[d] член Королевского литературного общества[d] Австрийская государственная премия по европейской литературе[d] (1968) почётный гражданин Праги[d] почётный доктор Масарикова университета[d] (1995) Немецкая национальная премия[d] (2003) премия «Пойнт-Альфа»[d] (2008) медаль Святого Георгия[d] Почётная медаль Т. Г. Масарика[d] почётный доктор Брюссельского свободного университета (нидерландоязычного)[d] (1990) Свидетельство участника антикоммунистического сопротивления[d] Немецкая гражданская премия[d] (2000) Order Ecce Homo
премия принцессы Астурийской премия Ойгена Когона[d] (2012)
Култамгасы Изображение автографа
Сайт vaclavhavel.cz [чех.]​ [ингл.]

Вацлав Һавел (чех. Václav Havel — чех дәүләт эшлеклесе, язучы, драматург, диссидент, хокук яклаучы.

1936 елның 5 октябрендә туа. 1948 елда хакимияткә килгән коммунистлар алар гаиләсе милкенең зур өлешен тартып ала, Һавелга югарырак белем алу мөмкинлеге бирми. Хәрби хезмәттән соң ул театр тормышына чума. Баштарак сәхнә эшчесе буларак катнашса, соңрак 1960 елларда коммунистик тормышның абсурд якларын чагылдыручы пьесалар яза башлый.

1968 елда Прага язы реформаларын бастыру өчен Чехословакиягә Советлар җитәкчелегендәге Варшава пакты гаскәрләре бәреп керә. Һавелның пьесаларын сәхнәләштерү тыела, аның үзен даими күзәтә башлыйлар. 1976 елда Һавел коммунистик хакимияттән кеше хокукларын хөрмәт итү турында имзаланган халыкара килешүләрне үтәүне сораган Хартия 77-не әзерләүдә катнаша. Бу хартияне имзалаучыларга җәза билгеләнә. Һавелны өч ярым елга төрмәгә ябалар.

1989 елда Көнчыгыш Европадагы совет блогы илләр зур үзгәрешләр чигенә килеп җитә. Шул елның сентябрендә көнбатышка качу максаты белән Прагага Көнчыгыш Алманиядән меңнәрчә алман агыла башлый. Ике ай соңрак Берлин дивары җимерелә. 17 ноябрьдә Прагада студентлар демонстрациясен полиция көч белән бастыра. Бу Бәрхет инкыйлабы буларак танылган халык теләктәшлеге күтәрелешенә этәргеч бирә. Ватандашлар форумы исемле оппозицион төркем оештыручыларның берсе Вацлав Һавел ул инкыйлабның җитәкчесенә әверелә. Коммунистик хакимият зур тизлек белән җимерелә барганда Һавел 10 декабрь – халыкара кеше хокуклары көнендә президентлык көрәшен башлый.

Үзгәрешләр таләп итеп беренче зур демонстрацияләр җыелуга алты атна да тулмастан, 1989 елның 29 декабрендә Һавел президент булып сайлана. 1990 елда яңадан сайланганнан соң Вацлав Һавел словак милләтчеләренә каршы торып Чехословакия федерациясен саклап калырга тырыша. Әмма федерацияне саклап калуга ирешә алмыйча 1992 елда вазифасыннан китә. Словакия белән аерылышудан соң 1993 елда ул инде яңа ил, бәйсез Чехия президенты итеп сайлана. 1998 елда тагын бер мөддәткә сайлана.[3] 2003 елда Һавел президентлыктан киткәндә Чехия инде НАТО әгъзасы була һәм Европа Берлеге бусагасына аяк баса.

Коммунистик төрмәләрдә утырганнан бирле үпкә авыруларыннан интеккән Һавелның сәламәтлеге соңгы елларда аеруча начарланды. 1996 елда аның беренче хатыны Ольга үпкәсендәге яман шеш арыруыннан вафат була. Һавелның үпкәсендәге яман шеш операция белән кисеп алына. Ике ел соңрак исә ул эчәк операциясеннән соң хәле нык начараеп китеп аздан гына үлми кала.

Вацлав Һавел 2011 елның 18 декабрендә вафат була[4].

Вацлав Һавел (2009)

Искәрмәләр

  1. ↑ (not translated to pt) Václav Havel // Enciclopédia Itaú Cultural (порт.) — Сан-Паулу: [[:d:Q10304263|]], 2001. — ISBN 978-85-7979-060-7
  2. ↑ Havel, Václav // Чешская национальная авторитетная база данных
  3. ↑ (cs) PRECLÍK, Vratislav. Masaryk a legie (Masaryk and legions), váz. kniha book, 219 pages, first issue - vydalo nakladatelství Paris Karviná, Žižkova 2379 (734 01 Karviná-Mizerov, CZ) ve spolupráci s Masarykovým demokratickým hnutím (In association wiith the Masaryk democratic movement, Prague), 2019, ISBN 978-80-87173-47-3, sid. 24-25, s. 151, s. 157, s. 169, s. 184, s. 185
  4. ↑ 75 яшендә Вацлав Һавел вафат булды

Чыганаклар