Эчтәлеккә күчү

Торонто

Мегавики проектыннан
Торак пункт
Торонто
ингл. City of Toronto[1]
Байрак Герб
Байрак Герб
43°43′04″ с. ш. 79°22′31″ з. д.GЯO
Ил
Башлык Тори, Джон[d]
Тарих һәм география
Нигез салына 1750
Мәйдан 630,21 км²
Мәркәз биеклеге 76 ± 1
Климат төре җылы җәйле дымлы континенталь климат[d]
Сәгать кушагы EDT[d] һәм UTC−05:00
Халык саны
Халык саны 2 615 060 кеше
Халык тыгызлыгы 4149,5 кеше./км²
Рәсми тел инглиз теле
Санлы идентификатор
Телефон коды +416 һәм +647
Почта индекслары M

toronto.ca  [ингл.]
Показать/скрыть карты
Торонто на карте
Торонто
Торонто

Торо́нто (ингл. Toronto [təˈrɒntoʊ]) — Канаданың иң зур шәһәре, Онтарио вилаятенең үзәк шәһәре. Торонто Канаданың Алтын дагасы — Онтарио күленең көнбатышы тирәсендә тупланган 7 миллионлы төбәкнең бер өлеше булып тора. Канада халкының якынча өчтән бер өлеше Торонтодан 500 чакрым тирәдә урнашкан. Торонтода илнең һәр алтынчы эш урыны тупланган. Торонтодан АКШ чигенә ерак түгел, ул күлнең аръягында башлана.

Торонто – дөньяда иң күпмилләтле шәһәрләрнең берсе. 2006 ел бөтен-Канада исәбен алу буенча, биредә яшәүчеләрнең 47 проценты Канададан читтә туган. 9,6% — Һиндстанда, 8,2% Кытайда, 5,6 процентшар – Италия белән Филиппинда, 1,3% Россиядә, 1,2% - Украинада.[2]

Торонто телеманарасы карау мәйданчыгы булган дөньядагы иң биек телеманара – биеклеге 553 метр. Аны әле Гиннессның рекордлар китабына дөньяның иң биек корылмасы буларак та теркәп куялар. Манараны нибары өч ел (1973-1976) төзиләр.

Искәрмәләр