Эчтәлеккә күчү

Тейлор рәте

Мегавики проектыннан

Тейлор рәте - функцияне дәрәҗәле функцияләрнең чиксез суммасына таркату.

Тейлор үз эшен бастырганга кадәр шул рәтне 17 гасырда Ньютон һәм Герегори кулланганнар.

a ноктасында чиксез рәвештә дифференциалана торган f(x) функциясенең Тейлор рәте болай бирелә:

f(x) = f(a)+f′(a)1!(x−a)+f″(a)2!(x−a)2+...+f(n)(a)n!(x−a)n+... = ∑k=0∞f(k)(a)k!(x−a)k

биредә a - параметр

Экспоненциаль фунция ex - зәңгәр төстә, Тейлор рәтенең 0...n+1 әгъзалары (кызыл төстә) экспонентага омтыла

a=0 булган очракта Маклорен рәте дип йөртелә

Әгәр x=a ноктасында f(x) функциясе чиксез туры килүче дәрәҗәле функциональ рәт a: f(x)=∑k=0∞bk(x−a)k төрендә язылып булса, әлеге функция - аналитик функция дип атала.

Тейлор рәтенең җыелучанлык өлкәсе

Әгәр билгеләнгән өлкәдә аналитик функция үз Тейлор рәтенә тигез булса, ул өлкә - Тейлор рәтенең җыелучанлык өлкәсе дип атала.

Мәсәлән: f(x)=11−x функциясе Тейлор рәтенә таркатылып була: 11−x=∑k=0∞xk (билгеле геометрик прогрессия)

Ләкин бу функция x=1 ноктада билгеләнмәгән, шуңа күрә Тейлор рәте тик |x|<1 өлкәсендә җыела.

Тейлор рәтенең җыелучанлык радиусы Даламбер формуласында билгеләнә:

R=limk→∞|bkbk+1|=limk→∞|f(k)(a)k!f(k+1)(a)(k+1)!|=limk→∞|f(k)(a)f(k+1)(a)(k+1)|.

Тейлор тигезләмәсе

Әгәр f(x) функциясе a һәм x арасындагы кисемтәдә n+1 чыгарылмага ия булса, шунда ξ ноктасы янында функцияне болай таркатып була:

f(x)=∑k=0nf(k)(a)k!(x−a)k+(x−ax−ξ)p(x−ξ)n+1n!pf(n+1)(ξ).

икенче әгъза - калдык әгъза дип атала

Калдык әгъза бирничә формада бирелеп була:

  • Лагранж: Rn(x)=(x−a)n+1(n+1)!f(n+1)[a+θ(x−a)]p=n+1;0<θ<1
  • Коши: Rn(x)=(x−a)n+1(1−θ)nn!f(n+1)[a+θ(x−a)]p=1;0<θ<1
  • интеграль формада: Rn(x)=1n!∫ax(x−t)nf(n+1)(t)dt

Кайбер функцияләрнең Маклорен рәтләре

Тейлор рәте a=0 булган очракта Маклорен рәте дип йөртелә:

  • Экспонента: ex=1+x1!+x22!+x33!+⋯=∑n=0∞xnn!,x∈ℂ
  • Натураль логарифм: ln⁡(1+x)=x−x22+x33−⋯=∑n=0∞(−1)nxn+1(n+1)=∑n=1∞(−1)n−1xnn, барлык −1<x≤1 өчен
  • Ньютон биномы: (1+x)α=1+∑n=1∞(αn)xn, для всех |x|<1 һәм барлык комплекс α, өчен , биредә (αn)=∏k=1nα−k+1k=α(α−1)⋯(α−n+1)n!
    • Квадрат тамыр: 1+x=1+x2−x28+x316−⋯=∑n=0∞(−1)n(2n)!(1−2n)n!24nxn, бар |x|<1 өчен
    • 11−x=1+x+x2+x3+⋯=∑n=0∞xn, барлык |x|<1 өчен
    • Чикле геометрик рәт: 1−xm+11−x=∑n=0mxn, бар x=1, m∈ℕ0 өчен
  • Тригонометрик функцияләр:
    • Синус: sin⁡x=x−x33!+x55!−⋯ =∑n=0∞(−1)nx2n+1(2n+1)!,x∈ℂ
    • Косинус: cos⁡x=1−x22!+x44!−⋯=∑n=0∞(−1)n(2n)!x2n,x∈ℂ
    • Тангенс: tg⁡ x=x+x33+2x515+⋯=∑n=1∞B2n(−4)n(1−4n)(2n)!x2n−1, барлык |x|<π2, өчен, B2n — Бернулли саннары
    • Секанс: sec⁡x=∑n=0∞(−1)nE2n(2n)!x2n барлык |x|<π2 өчен
    • Арксинус: arcsin⁡x=x+x36+3x540+⋯ =∑n=0∞(2n)!4n(n!)2(2n+1)x2n+1 барлык |x|<1 өчен[1]
    • Арккосинус: arccos⁡x=π2−arcsin⁡x=π2−∑n=0∞(2n)!4n(n!)2(2n+1)x2n+1 барлык |x|<1 өчен
    • Арктангенс: arctg⁡ x=x−x33+x55−⋯ =∑n=1∞(−1)n−12n−1x2n−1 барлык |x|<1 өчен
  • Гиперболик функцияләр:
    • sh⁡(x)=x+x33!+x55!+⋯=∑n=0∞1(2n+1)!x2n+1,x∈ℂ
    • ch⁡(x)=1+x22!+x44!+⋯=∑n=0∞1(2n)!x2n,x∈ℂ
    • th⁡(x)=x−x33+2x515−⋯=∑n=1∞B2n4n(4n−1)(2n)!x2n−1 барлык |x|<π2 өчен
    • arsh⁡(x)=x−x36+3x540−⋯ =∑n=0∞(−1)n(2n)!4n(n!)2(2n+1)x2n+1 барлык |x|<1 өчен
    • arth⁡(x)=x+x33+x55+⋯=∑n=0∞12n+1x2n+1 барлык |x|<1 өчен

Әдәбият

  • Ильин В. А., Садовничий В. А., Сендов Б. Х. Математический анализ, ч. 1, изд. 3, ред. А. Н. Тихонов. М.: Проспект, 2004.
  • Камынин Л. И. Математический анализ. Т. 1, 2. — 2001.
  • Киселёв В. Ю., Пяртли А. С., Калугина Т. Ф. Высшая математика. Первый семестр, Интерактивный компьютерный учебник.
  • Петрова С. С., Романовска Д. А. К истории открытия ряда Тэйлора. // Историко-математические исследования. — М.: Наука, 1980. — № 25. — С. 10-24.
  • Письменный Д. Т. Конспект лекций по высшей математике, изд.: АЙРИС-пресс, 2002.
  1. ↑ При значении x, близком к 1, эта расчётная формула даёт большую погрешность. Поэтому можно воспользоваться формулой arcsin⁡x=arccos⁡1−x2, где arccos⁡x=π2−arcsin⁡x