Эчтәлеккә күчү

Тәтеш өязе

Мегавики проектыннан
Тәтеш өязе
рус. Тетюшский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
4 900 км²
Халык саны
185 865 кеше[1]

Тәтеш өязе (рус. Тетюшский уезд) — Казан губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

География

Чиктәшлек

Як Өяз яки губерна
Төньяк Зөя өязе
Төньяк-көнчыгыш Лаеш өязе
Көнчыгыш Спас өязе
Көньяк Сембер губернасы
Көнчыгыш Чуел өязе

Элекке Тәтеш өязе территорисндә Татарстанның Тәтеш, Буа, Кама Тамагы һәм Апас районнары; Чуашиянең Ялчык, Батыр һәм Комсомол районнары урнашалар.

Тарих

Тәтеш өязе Казан калгайлыгы (1796 елдан — губерна) составында 1781 елда барлыкка килгән.

1920 елда ул юкка чыгарыла, ә аның территориясе Татарстан АССР составына Тәтеш кантоны буларак керә.

Административ бүленеш

1913 елда 17 вулыска бүленгән.

Халык

1897 елдагы җанисәбе буенча: татарлар — 91 124 кеше (49,1 %), урыслар — 58 663 кеше (31,2 %), чуашлар — 30 875 кеше (16,6 %), мордвалар — 5 040 кеше (2,7 %), башкалар (поляклар, белоруслар, украиннар, алманнар, яһудләр, чирмешләр) — 73 кеше (0,04 %)

Искәрмәләр