Серж Һарош
| Серж Һарош | |
|---|---|
| фр. Serge Haroche | |
| | |
| Тулы исеме | Serge Haroche |
| Туган көне | 11 сентябрь 1944 (82 яшь) |
| Туган җире | Касабланка, Француз Мароккосы |
| Белеме | |
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | галим |
| Әтисе | Q20869636? |
| Бүләк һәм премияләре |
|
| Милләт | француз |
Серж Һаро́ш (фр. Serge Haroche) — француз галиме, физик, Коллеж де Франс университеты профессоры. Француз, Европа һәм Америка физика җәмгыятьләренең әгъзасы. Физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты (2012).
Касабланкада дөньяга килә. Марокко бәйсезлеге игълан ителгәч, гаиләсе белән Франциягә күчә. Париж университетында белем ала.
Төрле елларда галим Фәнни эзләнүләрнең Милли үзәге (CNRS), Стэнфорд университеты, Пьер һәм Мария Кюри Университеты һәм башка белем учакларында эшли. 2001 елдан ул — Коллеж де Франс университеты профессоры.
2009 елда Серж Һарош Франция фәнни тикшеренүләр үзәгенең алтын медаленә лаек буган. Ә 2012 елда Дэвид Уайнлэнд белән бергә «аерым квант элементларын үлчәү һәм идарә итү мөмкинлеген тудырган яңа эксперименталь методлар өчен» Физика өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.
Сылтамалар
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 11 сентябрь көнне туганнар
- 1944 елда туганнар
- Бөек Людовик лицеен тәмамлаучылар
- Париж университетын тәмамлаучылар
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе лауреатлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча физиклар
- Әлифба буенча галимнәр
- Франция физиклары
- Франция галимнәре
- Франциядән Нобель премиясе лауреатлары
- Франция фәннәр академиясе әгъзалары
- Физиклар