Эчтәлеккә күчү

Рональд Рейган

Мегавики проектыннан
Рональд Рейган
ингл. Ronald Wilson Reagan
Рәсми портрет, 1981 ел
Рәсми портрет, 1981 ел
Исеме ингл. Ronald Wilson Reagan
Тулы исеме Ronald Wilson Reagan
Туган көне 6 февраль 1911(1911-02-06) (115 яшь)
Туган җире Тампико, Иллинойс, АКШ
Вафат көне 5 июнь 2004(2004-06-05)[1][2][…] (93 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче, актер
Әтисе Джек Рейган[d]
Әнисе Нелли Уиллсон Рейган[d]
Тормыш иптәше Нэнси Рейган[d] һәм Джейн Уайман[d]
Балалары Морин Рейган[d][6], Пэтти Дэвис[d][6], Рон Рейган[d][6] һәм Christine Reagan[d][7][6]
Бүләк һәм премияләре
рыцарь Большого Креста ордена Бани Бани ордены Памятная медаль обороны Америки медаль «За Американскую кампанию» медаль Победы во Второй мировой войне медаль «За службу в резерве вооружённых сил» Президент Ирек мидәле орден Заслуг pro Merito Melitensi Большая лента Высшего ордена Хризантемы Высший орден Хризантемы Большой крест ордена «За заслуги перед Федеративной Республикой Германия» Ак арыслан ордены чылбыры[d] орден Белого льва орден Белого орла кавалер Большого креста ордена Заслуг перед Республикой Польша орден Заслуг перед Республикой Польша Берлиннең шәрәфле ватандашы[d] премия Фрэнсиса Бойера[d] (1988) Золотая медаль Конгресса США[d] Калифорния дан залы[d] (2006) премия «Двусмысленность»[d] (1980) премия Теодора Рузвельта[d] (1990) Һорацио Элҗер мөкәфәте[d] (1969) Зал трудового почёта[d] (2017) Звезда на голливудской «Аллее славы»[d] (8 февраль 1960) Вейцман институтының шәрәфле докторы[d] премия «Двусмысленность»[d] (1983) почётный гражданин Вильнюса[d] (1995) почётный гражданин Гданьска[d]
Култамгасы Изображение автографа
Сайт whitehouse.gov/about-the…

Ро́нальд Ре́йган (ингл. Ronald Wilson Reagan; 1911 елның 6 феврале — 2004 елның 5 июне) — АКШ сәясәтчесе, 40-нчы АКШ президенты (1981—1989 еллар), Республикан фиркасе әгъзасы. Калифорния штатының 33-нче губернаторы (1967—1975).

Рональд Рейган АКШ-ның иң популяр президентларыннан санала[8].

1930 елларда Лос-Анджелескә килеп, актерлык карьерасын башлый. Соңрак General Electric ширкәтендә сәяси эшчәнлегенә керешә. Башта АКШ-ның Демократик фиркасендә әгъза булса, 1962 елда исә Республикан фиркасенә керә. 1966 һәм 1970 елларда Калифорния штаты губернаторы сайлауларында җиңү яулый.

1968 һәм 1976 елларда АКШ президенты вазифасына намзәтлек кыла, ләкин фирка эчендә сайлауларда җиңелә. 1980 елда рәсми төстә Республикан фиркасеннән президентлыкка кандидат була. Сайлауларда ул җиңә. 1981 елда аның гомеренә уңышсыз һөҗүм ясала. Байтак сәяси һәм икътисади реформалар инициаторы була.

1985 елда кабат сайланганда Американың 49 штаты аны хуплап тавыш бирә[9]. Икенче срокта, беренчедән аермалы буларак, ССРБ белән уртак тел табуга омтыла. Рональд Рейган берничә мәртәбә Советлар Берлегендә була һәм дистәләрчә тапкыр Михаил Горбачев белән очраша.

1994 елда аның Альцһеймер чире белән авырганы билгеле булгач, Рейган халык алдына бик чыкмый башлады. Әлеге авырудан ул 2004 елда вафат булды [10].

Фотосурәтләр

Искәрмәләр

Сылтамалар