Эчтәлеккә күчү

Рембрандт

Мегавики проектыннан
Рембрандт
нид. Rembrandt Harmenszoon van Rijn
Автопортрет (1665/1669)
Автопортрет (1665/1669)
Исеме нид. Rembrandt Harmenszoon van Rijn
Тулы исеме Рембрандт Харменс ван Рейн
Туган көне 15 июль 1606(1606-07-15)
Туган җире Лейден, Нидерландлар
Вафат көне 4 октябрь 1669(1669-10-04)[1][2][…] (63 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге рәссам
Әтисе Harmen Gerritszoon van Rijn[d]
Әнисе Neeltje Willemsdr. Zuytbrouck[d]
Тормыш иптәше Саския ван Эйленбюрх[d]
Балалары Титус ван Рейн[d] һәм Cornelia van Rijn[d]
Култамгасы Изображение автографа

Ре́мбрандт Ха́рменс ван Рейн (нид. Rembrandt Harmenszoon van Rijn [ˈrɛmbrɑnt ˈɦɑrmə(n)soːn vɑn ˈrɛin], 1606 елның 15 июле — 1669 елның 4 октябре) — күренекле нидерланд рәссамы, гравюралар ясаучы. Европа рәсем сәнгатенең иң күренекле вәкилләренең берсе.

1606 елның 15 июлендә күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Латин мәктәбендә белем ала, аннары соң рәсем сәнгатен өйрәнә башлый. Бөтен гомеренә буе рәсемнәр иҗат итә. 1669 елның 4 октябрендә Амстердамда вафат була.

Рембрандтның «Гомер бюсты белән Аристотель», «Гөнаһлы улның кайтуы», «Яһүд кәләше», «Төнге дозор», «Таш күпер» кебек рәсемнәре бөтен дөнья рәсем сәнгатенең җәүһәр җимешләрдән санала.

Танылу исә рәссамга ике йөз елдан соң, XIX гасырда гына килә. Амстердамның бер мәйданына Рембрандт исеме бирелә, аңа һәйкәл куела. Амстердамның Дәүләт музеенда аның күп эшләре тупланган.

Сылтамалар