Карачайлар
Күренеш
| Карачайлар | |
|---|---|
| Үз аталышы | аланла |
| гомуми сан |
|
| яшәү җире | Россия (Карачай-Чиркәсия, Ставрополь крае, Кабарда-Балкария) |
| Теле | Карачай-балкар теле |
| Дине | Ислам |
| Бүтән халыкка керүе | төрки халыклар |
| Кардәш халыклар: | Балкарлар |
| Логотип РУВИКИ.Медиа Карачайлар РУВИКИ.Медиада | |
Карача́йлар (карач.-балк. аланла) — Төньяк Кавказда яшәүче төрки телле халык. Балкарлар белән бергә бердәм карачай-балкар халкын тәшкил итәләр. Карачай-Чиркәсиянең төп халкы.
Россиядән башка шулай ук Төркиядә, Сүриядә, Мисырда, Европа дәүләтләрендә һәм АКШда Төньяк Кавказны XIX гасырда калдырып китәргә мәҗбүр булган мөһаҗир-карачайлар яши.
География
Карачайлар Үзәк Кавказның тарлавыкларында һәм тау битләрендә, Кубань, Зеленчук, Кума елгалары үзәнлекләрендә көн күрәләр.
Кисловодск, Черкесск һәм Ставрополь кебек шәһәрләрдә шактый күп карачайлар яши.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |
Бу мәкаләдә мәгълүматлар карата китерелгән. |