Эчтәлеккә күчү

Планк даими зурлыгы

Мегавики проектыннан
Перейти к шаблону «Квант механикасы»  Квант механикасы
Δx⋅Δpx⩾ℏ2
Билгесезлек принцибы

Математик нигезләр
Шулай ук карагыз: Портал:Физика

Планк даими зурлыгы (тәэсир кванты) (tat.lat. Plank daimi zurlığı)— квант теориясенең төп константасы, электромагнит нурланыш энергиясенең кванты аның ешлыгы белән бәйли, гомуми очракта: тирбәнү системасы энергиясенең кванты аның ешлыгы белән бәйли.

Шушы константаны җылылык нурланышына багышланган мәкаләдә 1900 елда алман галиме Макс Планк тәкъдим итә.

Планк даими зурлыгы:

h=6,626 069 57(29)×10−34 Дж·c
h=6,626 069 57(29)×10−27 эрг·c.
h=4,135 667 516(91)×10−15 эВ·c

Шулай ук ℏ≡h2π даими зурлыгы кулланыла:

ℏ=1,054 571 726(47)×10−34 Дж·c
ℏ=1,054 571 726(47)×10−27 эрг·c,
ℏ=6,582 119 28(15)×10−16 эВ·c

Кайчакта аны кыскарган Планк даими зурлыгы яки Дирак даими зурлыгы исемли.

Физик мәгънә

Квант механикасында имульс - дулкынча вектор, тәэсир - дулкын фазасы, энергия - ешлык кулланыла. Планк даими зурлыгы аларның бәйләнеш константасы булып тора:

𝐩=ℏ𝐤 (импульс)
(|𝐩|=2πℏ/λ)

биредә k - дулкынча вектор


E=ℏω (энергия)
биредә ω - әйләнү ешлыгы


S=ℏϕ (тәэсир)
биредә ϕ - фаза


Теоретик физикада кайчакта ℏ=1 кулланыла, бу очракта:

𝐩=𝐤 (|𝐩|=2π/λ)
E=ω
S=ϕ
(ℏ=1).

Квант механикасы кулланышы чикләре

Әгәр Sℏ≫1 (биредә S — система тәэсире), һәм Mℏ≫1 (M — импульс моменты) булса, система халәте классик механика белән тасвирланып була.

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  • John D. Barrow. The Constants of Nature; From Alpha to Omega — The Numbers that Encode the Deepest Secrets of the Universe. — Pantheon Books, 2002. — ISBN 0-37-542221-8
  • Steiner R. History and progress on accurate measurements of the Planck constant // Reports on Progress in Physics. — 2013. — Vol. 76. — P. 016101.