Эчтәлеккә күчү

Петро Порошенко

Мегавики проектыннан
Петро Порошенко
укр. Петро Олексійович Порошенко
Туган көне 26 сентябрь 1965(1965-09-26)[1][2][…] (61 яшь)
Туган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге эшмәкәр, сәясәтче, дипломат, икътисадчы, эшкуар, халыкара форум катнашучысы
Әтисе Алексей Иванович Порошенко[d]
Әнисе Евгения Сергеевна Порошенко[d]
Тормыш иптәше Марина Порошенко[d]
Балалары Алексей Петрович Порошенко[d]
Бүләк һәм премияләре
орден Святого апостола Андрея Первозванного кавалер Большого креста ордена Гражданских заслуг орден Республики орден «За заслуги» ІІ степени орден «За заслуги» III степени орден «За исключительные заслуги» орден «Стара планина» орден Витаутаса Великого орден короля Абдель-Азиза
Государственная премия Украины в области науки и техники заслуженный экономист Украины именное огнестрельное оружие
Култамгасы Изображение автографа
Гыйльми дәрәҗәсе юридик фәннәр кандидаты[d] (2002)

Петро Олексийовыч Порошенко (укр. Петро Олексійович Порошенко, 26 сентябрь 1965, Болград) — дәүләт, сәясәт эшлеклесе, эшмәкәр, Украина дәүләтенең бишенече президенты.

Тәрҗемәи хәл

Балачак һәм яшьлек

Петро Порошенко 1965 елның 26 сентябрендә Болград шәһәрендә туган. Әтисе — Олексий Ивановыч Порошенко (1936), Сафьяны авылында туган (Одесса өлкәсенең Измаил районы), әнисе — Евгения Сергийивна Порошенко (Григорчук) (1936), Кугурлуй-Матроска авылында туган (Одесса өлкәсенең Измаил районы).

1989 елда Порошенко Киев дәүләт университетының икътисад һәм «халыкара икътисади мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча халыкара хокук факультетын тәмамлый.

Эшкуарлык

Югары белемен алгач, Порошенко какаобобларны сату бизнесын башлап җибәргән. 1990-елларда ул берничә кондитер ширкәтен сатып алып, аларны Украинада «Рошен» исемле кондитер әйберләр җитештерү буенча иң эре төркеменә берлшәтергән.

Әлеге вакытта Порошенконың эшкуарлык империясенә берничә автомобиль һәм автобус заводы, бер телеканал, верфь һәм башка ширкәтләр керә.

«Форбс» исемлеге буенча 2014 елның июнендә $1,3 млрд капиталына ия булган Порошенко Украинаның иң бай кешеләр исемлегендә алтынчы урынында булган.[3]

Сәяси эшчәнлек

1998 елда Порошенко Украинаның Югары Радасы депутаты булып җиткән һәм аның әгъзасы булып 2014 елга кадәр торган.

2005 елда Украина милли иминлек шурасы рәисе итеп билгеләнә, әмма бу вазыйфасында ярты ел гына тора. 2009-2010 елларда Украина чит ил эшләре министры. 2012 елның март-декабрендә Украина икътисади үсеше һәм сәүдә министры.

Евромәйдан

Евромәйдан вакытында протестчылар ягында тора. Матбугатта Порошенконың Мәйданның төп спонсоры булуы турында сүз бара.[4]

2014 елның 25нче маенда үткәрелгән чираттан тыш президент сайлауларында (Донецк hәм Луганск өлкәләрендә үткәрелмәгән диярлек) Порошенко, сайлаучылар тавышларының 54,70% өлешен алып (9 856 911 тавыш, 2010 елда Янукович 12 481 266 тавыш алды), беренче турда Украина президенты итеп сайланылган.[5]

Искәрмәләр

  1. ↑ Nationalencyklopedin (шевит.) — 1999.
  2. ↑ Petro Poroshenko // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  3. ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2014-06-06, retrieved 2014-07-20 
  4. ↑ http://www.rg.ru/2014/02/26/mnenie-site.html
  5. ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2014-06-25, retrieved 2014-07-20