Отто фон Бисмарк
| Отто фон Бисмарк | |
|---|---|
| алман. Otto von Bismarck | |
| 1890 ел | |
| Исеме | алман. Otto Eduard Leopold von Bismarck[4] |
| Тулы исеме | Otto von Bismarck |
| Туган көне | 1 апрель 1815 |
| Туган җире | Шенхаузен, Пруссия |
| Вафат көне | 30 июль 1898[1][2][…] (83 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме |
|
| Ватандашлык | |
| Эшчәнлеге | сәясәтче, дәүләт эшлеклесе |
| Әтисе | Карл Вильгельм Фердинанд фон Бисмарк[d][7][3][…] |
| Әнисе | Вильгельмина Луиза Менкен[d][7][3][…] |
| Тормыш иптәше | Иоганна фон Путткаммер[d][3][4] |
| Балалары | Мария цу Ранцау[d][8][3][…], Вильгельм фон Бисмарк[d][8][9][…] һәм Герберт фон Бисмарк[d][8][9][…] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Култамгасы |
|
| Милләт | алман |
Отто Эдуард Леопольд фон Бисмарк-Шенхаузен (алман. Otto Eduard Leopold von Bismarck-Schönhausen) — Алман империясенең беренче канцлеры, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе, кенәз. Тарихта ул «тимер канцлер» дип йөртелә.
Отто Фон Бисмарк 1815 елның 1 апрелендә Шенхаузенда, кече дворяннар гаиләсендә туа. 1822—1827 елларда ул Пламан мәктәбендә укый. Аннары укуын Бөек Фридрих исемендәге гимназиядә дәвам итә. Гнттинген университетына укырга керә, ләкин аны тәмамламый. Берлинның Яңа башкала университетында фәлсәфә буенча диссертация яклый.
Аннары Бисмарк Ахен шәһәрендә дипломатик вазифалар башкара башлый. 1838 елда ул хәрби хезмәткә алына. Әнисе вафат булгач исә, ул Помераниядә идарә итә башлый.
1847 елда ул депутат эшен башкара башлый. Үзенең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә зур популярлык казана. 1848 елда булган контрреволюцион хәрәкәттә катнаша, яңа оешкан икепалаталы парламентның аскы палатасына сайлана. Аннан соң озак еллар дипломат миссиясен үти. 1862 елда аны кире илгә чакырталар, ул хөкүмәт рәисе эшен алып бара башлый.
Сугышлар, озак бәхәсләр нәтиҗәсендә Алманиянең берләшүенә ирешә. 1871 елда Икенче Рейх оешуы игълан ителә. Отто фон Бисмарк илнең беренче канцлеры булып билгеләнә.
Сылтамалар
- Отто фон Бисмарк фонды 2008 елның 3 май көнендә архивланган. [алм.]
Искәрмәләр
- ↑ Otto von Bismarck // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Otto von Bismarck // Nationalencyklopedin (шевит.) — 1999.
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 Bismarck, Otto Eduard Leopold // Biographisches Jahrbuch und Deutscher Nekrolog (нем.) / Hrsg.: A. Bettelheim — Берлин. — Vol. 3. — S. 1—42.
- ↑ 4,0 4,1 4,2 төрле авторлар Neue Deutsche Biographie (нем.) — Историческая комиссия Баварской академии наук, 1955. — Vol. 2. — S. 268—277. — doi:10.1163/9789004337862_LGBO_COM_140215
- ↑ https://www.uni-goettingen.de/de/graf-otto-von-bismarck-1815-bis-1898/62594.html
- ↑ http://ub-goobi-pr2.ub.uni-greifswald.de/viewer/fullscreen/PPN559838239_NF_77/135
- ↑ 7,0 7,1 (not translated to en) Genealogics (ингл.) — 2003.
- ↑ 8,0 8,1 8,2 https://www.dhm.de/lemo/biografie/otto-bismarck
- ↑ 9,0 9,1 (not translated to en) Otto Eduard Leopold von Bismarck-Schönhausen Fürst von Bismarck // The Peerage (ингл.)
| Элгәре: — |
Алмания рейхсканцлеры 1871—1890 |
Алмашка килүче: Лео фон Каприви |
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 1 апрель көнне туганнар
- 1815 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Пруссиядә туганнар
- 30 июль көнне вафат булганнар
- 1898 елда вафат булганнар
- Изге апостол Андрей Первозванный ордены кавалерлары
- Изге Александр Невский ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Изге Станислав ордены кавалерлары
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Әлифба буенча юристлар
- Әлифба буенча язучылар
- Алмания рейхсканцлеры
- XIX гасыр сәясәтчеләре