Никита Хрущёв
| Никита Хрущёв | |
|---|---|
| Н.Хрущев фотосурәте (1963) | |
| Тулы исеме | Никита Сергей улы Хрущёв |
| Туган көне | 15 апрель 1894 |
| Туган җире | Калиновка, Дмитриев өязе, Курск губерниясе, |
| Вафат көне | 11 сентябрь 1971[1][2][…] (77 яшь) |
| Вафат булган җире | |
| Белеме | |
| Ватандашлык |
|
| Эшчәнлеге | сәяси һәм хәрби эшлекле |
| Тормыш иптәше | Нина Петровна Кухарчук-Хрущёва[d] |
| Балалары | Сергей Никитич Хрущёв[d], Леонид Никитович Хрущёв[d], Юлия Никитична Хрущёва[d] һәм Рада Аджубей |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Култамгасы |
|
| Милләт | рус |
Никита Хрущёв — совет чоры сәясәтчесе, 1953-1964 елларда ССКП ҮКнең Беренче секретаре.
1953 елның сентябрь Пленумында Хрущев КПСС ҮКның Беренче секретаре вазифасын алуга ирешә. Аңарчы мондый вазифа булмый. 1956 елда, КПССның ХХ съездының ябык утырышында Хрущев Сталинның шәхес культы турында доклад сөйли. Халкыбызга К.Тинчурин, Г.Ибраһимов, М.Җәлил кебек шәхесләрнең исемнәре кайта. Тиз арада том-том китаплары да басыла. 1957 елда КПСС ҮК Президиумы утырышы 4 көнгә сузыла. Хрущевны КПСС ҮКның Беренче секретаре вазифасыннан алу турында карар кабул ителә. Кремль түрәләре икегә бүленә. “Сталин гвардия”се сан ягыннан зуррак булса да, Хрущев төркемендә Жуков булу сәбәпле, әлеге төркем җиңүгә ирешә. Молотов, Маленков, Каганович һәм Шепилов төркеме “антипартийная группа” дип игълан ителә. Дүрт ай узуга, Хрущев үзен ике тапкыр “карьера үлеме”ннән саклап калган легендар Жуковны да КПСС ҮК Президиумы составыннан чыгаруга һәм кораллы көчләр министры вазифасыннан азат итүгә ирешә. 1958 елдан Хрущев Министрлар Советы рәисе постын да үзенә алып, СССРның бердәнбер хуҗасы булып кала.
Никита Хрущев, ССРБ җитәкчеләреннән беренче булып, капиталистик илгә (АКШка) рәсми визит белән килә (1959 ел, сентябрь).
Хрущев Кремльдәге күп кенә түрәләргә дә ошамый. СССР Югары Советы Президиумы рәисе Леонид Брежнев 1964 елның апрелендә, 70 яшьлек юбилее белән котлап, Хрущев түшенә өченче Герой йолдызы кадый. Ә менә ул чордагы Украина башлыгы Шелест сүзләренә караганда, Брежнев КГБ башлыгы Семичастныйга Хрущёвны юкка чыгаруның дүрт ысулын тәкъдим итә: авиаһәлакәт, автомобиль һәлакәте, агулау яки кулга алу. Әмма боларның берсе дә эшләнми. 1964 елның Октябрь пленумына Хрущевны гаепләү докладын Суслов алты ай әзерли. Башкаларның чыгышларын әзерләү дә оешкан төстә бара. Фетнә турында Хрущевка хәбәр салучы булмый. Пленумда барысы да Хрущевка ябырыла. Каршы сүз әйтерлек урын калмый. Постыннан алынгач, Хрущев “домашний арест”та 7 ел яши. Шул вакытта ул истәлек-мемуарларын магнитофон тасмасына яздыра.
Чыганаклар
- ↑ Nikita Sergeyevich Khrushchev // Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ Nikita Sergejewitsch Chruschtschow // Filmportal.de — 2005.
- ↑ Алмания дәүләт китапханәсе, Берлин дәүләт китапханәсе, Бавария дәүләт китапханәсе, Австрийская национальная библиотека Record #118638378 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- Страницы, использующие расширение JsonConfig
- 15 апрель көнне туганнар
- 1894 елда туганнар
- 11 сентябрь көнне вафат булганнар
- 1971 елда вафат булганнар
- Мәскәүдә вафат булганнар
- Бөтенсоюз сәнәгать академиясен тәмамлаучылар
- Советлар Союзы Геройлары
- Социалистик Хезмәт Геройлары
- Ленин ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Кутузов ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Суворов ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Суворов ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары
- «Сталинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнүчеләре
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча сәясәтчеләр
- Россия империясе сәясәтчеләре
- ССРБ сәясәтчеләре
- ҮК КП Украины Беренче секретаре
- XX гасыр сәясәтчеләре
- СБКФ ҮК әгъзалары
- СБКФ ҮК сәяси бюросы әгъзалары