Эчтәлеккә күчү

Нельсон Мандела

Мегавики проектыннан
Нельсон Мандела
коса Nelson Rolihlahla Mandela
Исеме коса Rolihllahla Mandela
Тулы исеме Nelson Rolihlahla Mandela
Туган көне 18 июль 1918(1918-07-18) (108 яшь)
Туган җире Умтата, КАҖ
Вафат көне 5 декабрь 2013(2013-12-05)[1][2][…] (95 яшь)
Вафат булган җире
Белеме
Ватандашлык
Эшчәнлеге сәясәтче, хокук яклаучы
Әтисе Гадла Генри Мфаканьисва[d][5]
Әнисе Носекени Фанни[d][6]
Тормыш иптәше Эвелин Мандела[d][3], Винни Мандела[d] һәм Граса Машел[d][4]
Балалары Макгато Мандела[d][7][8], Маказиве Мандела[d][3], Зенани Мандела-Дламини[d][3], Тембекиле Мандела[d][9] һәм Зиндзи Мандела[d][3]
Бүләк һәм премияләре
орден Золотого льва Нассау золотой Олимпийский орден
бейлиф Большого Креста ордена Святого Иоанна Иерусалимского
орден Святого Иоанна Иерусалимского почётный компаньон ордена Австралии медаль Золотого юбилея королевы Елизаветы II Бхарат Ратна орден «Звезда дружбы народов» Дуслык ордены Ленин ордены Президент Ирек мидәле цепь ордена Изабеллы Католички Пакстан ордены орден Звезды Ганы почётный компаньон ордена Канады[d] (24 сентябрь 1998) кавалер Большого креста ордена Святого Олафа орден князя Ярослава Мудрого I степени орден «Стара планина» орден Хосе Марти национальный орден Плайя-Хирон орден Серафимов орден Слона Большая цепь ордена Инфанта дона Энрике Большой крест ордена Свободы Нил ордены Большой крест ордена Ацтекского орла гроссмейстер ордена Доброй Надежды[d] платиновый орден Мапунгубве[d] (10 декабрь 2002) орден Компаньонов О. Р. Тамбо орден Ямайки кавалер Большого креста Национального ордена Мали премия имени Джавахарлала Неру[d] (1979) Тынычлык өчен Нобель премиясе (1993) премия принцессы Астурийской за международное сотрудничество
Казанышлар ордены почётное гражданство Канады[d] «Халыклар арасында тынычлыкны ныгыту өчен» халыкара Ленин мөкәфәте премия имени Сахарова[d] (1988) орден Аугусто Сезара Сандино Mo Ibrahim Prize for Achievement in African Leadership[d] (2007) премия Бруно Крайского[d] Кеше хокуклары өлкәсендә БМО премиясе[d] (1988) премия мира имени Феликса Уфуэ-Буаньи[d] (1991) премия Четырёх свобод — Медаль свободы[d] Филадельфийская медаль Свободы Каддафи ис. кеше хокуклары өлкәсендәге халыкара бүләге[d] медаль Джузеппе Мотты[d] (2006) премия Артура Эша за мужество[d] Ludovic-Trarieux International Human Rights Prize[d] (1985) премия "Ахимса"[d] премия «Delta» за глобальное взаимопонимание[d] Посол совести[d] (2006) Золотая медаль Конгресса США[d] премия Фулбрайта[d] (1993) Премия мира имени Ганди[d] (2000) международная премия Симона Боливара[d] (1983) орден Дружбы Комплутенсе университетының шәрәфле докторы[d] (1991) Медаль Изитваландве орден Улыбки орден Агостиньо Нето Барселона автономияле университетының шәрәфле докторы[d] почётный гражданин Парижа[d] (2013) почётный доктор Университета Лас-Пальмас-де-Гран-Канария[d] (2010) Alan Paton Award[d] (1995) почётный доктор Гонконгского университета[d] Пекин университетының мактаулы докторы[d] (1992) почётный доктор Каролинского института[d] (13 май 2005) почётный доктор Калькуттского университета[d] почётный доктор Университета Претории[d] почетный доктор Лейденского университета[d] (1999) почётный доктор Ховардского университета[d] орден Льва почётный доктор Брюссельского свободного университета (нидерландоязычного)[d] (1993)
Култамгасы Изображение автографа
Сайт nelsonmandela.org [афр.]​ [ингл.]​ [коса]

Не́льсон Роли́лахла Манде́ла (коса Nelson Rolihlahla Mandela, [xoˈliɬaɬa manˈdeːla]) (1918—2013) — Көньяк Африка Җөмһүриятенең беренче кара тәнле президенты (1994—1999), апартеид вакытында кеше хокуклары өчен актив көрәшче, 1993 елгы Тынычлык өчен Нобель премиясе иясе.

Тәрҗемәи хәле

Нельсон 1918 елны Умтатада, телебу кабиләсе җитәкчесе гаиләсендә туа. 1940 елда Форта-Хер көллиятеннән студентлар чыгышы өчен куыла. Шуннан соң Йоханнесбург шахтасында полиция хезмәткәре булып эшли. 1942 елда Уитвотерсрендта көллият һәм университетны тәмамлый, хокук белгече һөнәрен ала.

1944 елда Мандела Африка милли конгрессының (АМК) Яшьләр лигасына керә, тиздән аның җитәкчесе була. 1950 нче елларда — Мандела — Африка көньягында апартеидка каршы иң актив көрәшчеләрнең берсе. Күп тапкыр полиция тарафыннан кулга алына. 1960 елда (тәртипсезлекләр нәтиҗәсендә 67 кеше һәлак булгач) илдә Африка милли конгрессы ябыла, аның эшчәнлеге тыела. Мандела кануный булмаган эшчәнлек башлый. Аның җитәкчелегендә АМКның хәрби оешмасы оеша. 1964 елның июнендә ул кулга алына һәм гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителә. Төрмәдә утырган чагында ул дөньякълщм таныла. Көньяк Африкада һәм башка илләрдә аны азат итү буенча хәрәкәт оеша. 27 ел Мандела төрмәдә утыра[10]. Төрмәдә ул туберкулез белән авырый. 1985 елда КАҖ президенты Питер Бота аңа сәяси эшчәнлектән баш тапту хисабына иреккә чыгаруны тәкъдим иткәч, Мандела тәкъдимнән баш тарта.

1990 елда, илдә апартеид системасы кризисы күзәтелгәндә, Мандела иреккә чыгарыла, 1991 елда АМКны җитәкли. 1994 елда Көньяк Африкада беренче тапкыр гомум ил сайлавы үткәрелә, аның нәтиҗәсендә Мандела КАҖның беренче кара тәнле президенты булып сайлана. 1996 елда аның җитәкчелегендә җөмһүриятнең яңа конституциясе кабул ителә.

1993 елда Нельсон Мандела Фредерик Виллем де Клерк белән бергә «Көньяк Африкада апартеид режимының тыныч юл белән тәмамлану эше һәм яңа демократиягә нигез әзерләүләре өчен» Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була.

Нельсон Мандела берничә китап авторы, аларның арасында «Азатлыкка җиңел юл юк» (1965), «Мин үләргә әзермен» (1979) кебек китаплар.

Соңгы елларда сәясәтченең сәламәтлеге авырая. 2013 елда ул берничә тапкыр хастаханәгә яткырыла[11]. 2013 елның 5 декабрендә Мандела вафат була[12].

Фотосурәтләр

Искәрмәләр


Сылтамалар